Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова модага тузанлы калош кертә: шәһәрдә хәзер шулай гына йөриячәк

Ул, нәфислеге өчен артык борчылмыйча, аягына калош киеп, шәһәр урамнары буйлап иркенләп йөриячәген белдерде.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова модага тузанлы калош кертә: шәһәрдә хәзер шулай гына йөриячәк

Тамада, конферансье, сценарист Зәмирә Рәҗәпова гипермаркетка тузанлы калош киеп кергән. Әлеге мизгелне ул фотога төшереп, инстаграмына куйган.

“Гипермаркетта йөрим. Сөт бүлегендә бер әби өс-башымны игътибарлап карап чыкты. Иптәш әбиләренә дә сөйләп өлгерде. Кассага килеп җиткәч, башымны аска иеп карасам, ни күрим: аягымда калошлар. Мунчабыз төзелеп бетүгә озак калмады, бүген плитка арасындагы җөйләрне сыладым. Эшем беткәч, аяк киемемне алыштырырга онытканмын”, - дип аңлата Зәмирә.

Ул иптәш кызларына да бу көлкеле хәл турында язып җибәргәнен әйтте.

“Бергәләшеп көлдек. Арабызда психологка укыган кыз да бар, аның җавабы мине бик куандырды: ирекле шәхесләр өсләренә нәрсә кигәненә игътибар итмиләр икән. Аларның үз фикерләре була, алар кеше сүзеннән курыкмый, башкаларның фикере аларның кәефен боза алмый, диде дустым. Шуннан соң өйгә кайтып, киемнәремә бер күз салдым да, шәхес киңлегем тараймасын дип, гардеробның ишеген тыгыз итеп ябып куйдым. Хәзер инде нәфислегем өчен артык борчылмыйча, үземнең соры төсле спорт киемемдә, кара курткамда, чәчемнән карга оясына охшаш прическа ясап, аягыма калош киеп, шәһәр урамнары буйлап иркенләп йөриячәкмен”, - ди Зәмирә.

“Мин бит ирекле шәхес! Сүз уңаеннан, әлеге шәхесемнең ирекле булуы бигрәк тә авылда йөргәндә ачык чагылыш таба. Урамга чыккан саен, әнием артымнан кычкырып кала: “Син бит артист кеше, йөрмә болай кеше көлдереп!” Нишлисең инде - гыйсьянчы йөрәк. Бу мин түгел, ә минем тыңгысыз шәхес иреклегем. Бәлки, моның сәбәбе иректә дә түгелдер. Бәлки мин бик нык арыганмындыр һәм минем, гомумән, йокым киләдер”, - дигән ул.

“Беркөнне бик сылу булып, төзелеш материаллары кибетендә йөри идегез әле”, - дип язган берсе фото астында.

“Төзелеш материаллары кибетендә булса, нәкъ шушы униформада идем, тик калошсыз”, - дип җавап язган Зәмирә.

“Юк инде, Зәмирә, калош киеп йөру килешми. Мин дә шундый: гыйсьянчы ирекле шәхес булсам да, кеше сүзенә игътибар итмәсәм дә, гомеремдә дә калош кимим”, - дигән берсе.

“Шундый тәмле итеп язгансың! Минем дә калош киеп чыгасы килеп китте. Ирек булгач, ирек булсын әйдә!” – дигән икенчесе.

“Матур кешегә нәрсә кисә дә килешә! Күз тимәскә бик әйбәт!” – дигән комментарийлар да бар фото астында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100