Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәмирә Рәҗәпова гәүдәнең кайсы урынында чыккан йон сәламәтлек билгесе икәнен әйтте

Зәмирә ял иткән: колак артында чинап торучы юк, кырык тапкыр торып чәй ясыйсы юк, өй эше тикшерәсе юк, бәдрәфкә алып барасы юк, ди ул.

news_top_970_100
Зәмирә Рәҗәпова гәүдәнең кайсы урынында чыккан йон сәламәтлек билгесе икәнен әйтте

Зәмирә Рәҗәпова инстаграмдагы сәхифәсендә аяк бармаклары сурәтләнгән фото куйды. Ул шушы көннәрдә салонда ял итеп, тырнакларын ясатып кайткан икән. Зәмирә беренче чиратта барган салонын мактый. Шундагы рәхәтлекләр хакында тәмләп яза.

«Кичә минем бьюти көн булды. Көн азагында салонга бардым. Кызлар, анда җәннәт. Кәнәфиләр уңайлы, кофе, тәм-томнар, телевизордан мелодрама күрсәтәләр, профессионалларның йомшак куллары үз эшен эшли. Утырасың кәефләнеп! Беркем сине йолыккаламый, пультны беркем урлап китми, каналларны хоккейга яки мультикка күчерми, колак артында чинап торучы юк, кырык тапкыр торып чәй ясыйсы юк, өй эше тикшерәсе юк, бәдрәфкә алып барасы юк… Кыскасы, ял иттем. Күптән болай рәхәтләнеп телевизор караганым юк иде. Элек озак ясыйлар дип нервылана идем. Кичә исә миңа бу ләззәт өчен вакыт та җитеп бетмәде. Тагын киләм», — дип яза ул.

Салонга заказ дип биреп калдырган әле. Киләсе сеанска Джулия Робертс уйный торган «Красотка» фильмын карыйсы килүен әйткән.

Зәмирә шушы матур язманың азагында тагын бер искәрмә яза. «Алдан ук бармактагы җонга бәйләнүчеләргә язып куям: бу калкансыман биз сәламәт дигән сүз!» — ди ул. (Калкансыман биз — щитовидная железа.)

Инстачылар Зәмирәнең тырнакларын җиләккә охшаткан. «Матур» дип язалар. «Молодец хатын син!» диләр. Калкансыман биз турында белешмә өчен аеруча рәхмәт әйткәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вчера у меня, с утра был бьюти день. И финальным аккордом был, посещение салона @luxepil.gorki . Девочки, это рай для женщин. Вот это по нашему, вот это по девчащий... Удобные кресла, кофе, сладости, телевизор с мелодрамой и мягкие ручки профессионалов делают свое дело. Сидишь такая и кайфуешь...никто не дергает, пульт ни кто не утащит, каналы на хоккей или мультик не переключит, из за этого над ухом никто не визжит, не нужно 40 раз вставать с места во время поросмотра то чай делать, то домашку проверить, то в туалет отвести.... короче, отдохнула. Давно я,так не смотрела телевизор. Раньше нервничала что долго делают, вчера как назло мне не хватило времени наслаждаться женским уединением. А от результата просто в восторге, спасибо @luxepil.azino , приду еще, в следующий раз, если можно скачайте пожалуйста "Красотку" с Джулией Робертс, давно хотела посмотреть . . . . @luxepil.popova @luxepil.azino @luxepil.gorki . . . ПыСы: алдан ук бармактагы жонга бэйлэнучелэргэ язып куям, это признак здоровой щитовидной железы!!!

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100