Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Минһаҗева сәхнәдән югалуының сәбәбен әйтте

Татар эстрадасында кайчандыр бик популяр булган һәм аннан соң бөтенләй сәхнәдән югалган җырчыларның берсе - “Миләшкәем, хәлең ничек?” җыры белән танылган Зөлфия Минһаҗеваны кертергә була. Җырчы һәм аны таныткан музыкант ире Мөхтәр Минһаҗев хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнә? Зөлфия Минһаҗева ни өчен сәхнәдән китәргә мәҗбүр булган? Болар хакында артистлар “Болгар радиосы”нда барган “Сәхнәдәш” тапшыруының алып баручысы Айгөл Хәйруллинага сөйләде.

news_top_970_100
Зөлфия Минһаҗева сәхнәдән югалуының сәбәбен әйтте

– Зөлфия ханым, эстрададан китүегезнең җитди сәбәпләре булдымы, - дип сорады Айгөл Хәйруллина.

– Сорау сездә генә түгел - урамда очраган кеше дә, гомумән, туганнар да, дуслар да бу сорауны бирә. Аның сәбәбен кыска гына итеп әйтеп тә булмый, тарихы бар. 1996 елда Казан алабыз дип килдек, җырлар язылды, бер-бер артлы альбомнар чыга барды, концертлар да куйдык, берничә тапкыр Татарстанны әйләндек – барысы да булды. Ләкин һәр җырчының да шундый моменты була: тамашачының кызыксынуы сүлпәнәя. Заманалар да үзгәрә, җырчылар да күбәя, шуңа күрә игътибар безгә кими башлагач, тамашачылар концертларга сирәк килә башлагач, без ул “әйберне” туктатырга булдык. Мөхтәрнең дә эшләре бик күп, ул Түбән Каманың “Нардуган” җыр һәм бию ансамблендә эшли. Ул миңа ун ел тирәсендә тыл булды, җырлар язып, концертлар белән барысын да кичтек, үттек. Үзенең дә эшләре күп, ул, композитор буларак, коллективта эксклюзив бию көйләре яза. Ел да төрле төбәкләрдә Федераль сабантуйлар була, аның тантаналы урыннарында шулай ук Мөхтәрнең керткән өлеше күп. Шулай итеп, хәзерге вакытта мин аның хатыны гына булып торам.

– Без хәзер җырлау белән акча эшли алмыйбыз. Чөнки тамашачы килми. Килгән тамашачы яхшы концерт куярга җитми, чыгымнар күбрәк була. Йөрүдән туктауның да сәбәбе шул. Калькулятор үзе күрсәтә ул, “менә без йөрдек, гастрольләрдән кайтып та кермибез” дип, мактанып утырасы килми. Кеше концертка килми, - дип аңлатты Мөхтәр Минһаҗев. - Чакырган җиргә барып, күңел булсын өчен җырлап кайтабыз. Без ел саен альбомнар чыгара идек, чөнки аның мәгънәсе бар иде. Яшерен-батырын түгел, аның өчен яхшы гына акча да түлиләр иде. Ә хәзер үзеңне күрсәтәсең килсә, үзеңә үк акча түгәргә кирәк, хәзер дисклар алынмый. Алар ишетелмәгәч, альбомны язып утыруның мәгънәсе юк.

– Стимул да, мәйдан да кирәк. Яңа җырларны радиога да тапшырырга кирәк, анда инде үзегез беләсез, бүтән система. Күренер өчен генә кайдадыр эшләгән акчаны китереп бирү мантыйкка туры килми.  Һәрбер артист бу турыда авыз тутырып әйтә алмый, - диде Зөлфия Минһаҗева.

– Шулай да, “әйдә, чык әле, син кирәк” диючеләр булдымы?

– Әйтүче күп ул, тик күбесе сүздә генә кала шул.

Зөлфия Минһаҗева хәзер нәрсә белән шөгыльләнүе турында да сөйләде:

– Тормышлар Аллага шөкер. Безнең хәзер төзелеш эшләре бара, мәш киләбез. Беренче тапкыр йөз төп помидор утыртып карадым, бик кызык икән ул! Уңыш әйбәт булды, - диде Зөлфия Минһаҗева. - Фатирда торган вакыттагы күршеләргә рәхмәт, бик түземле кешеләр булдылар. Көне-төне бер үк музыканы тыңлавы рәхәт түгел инде ул. “Безне бәреп үтергәнче”, дип фатирыбыздан китеп, өй салдык. Хәзер шуның эчендә эшләп ятабыз әле. Кулда балта һәм чүкеч, тактаның бәясен беләбез (көлә).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100