Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров: “Кырмыскаларда киңәшмә һәм планерка уздыру юк”

Инстадуслары бу тырыш бөҗәкләрнең пенсия яшен дә арттырмаулары турында язган.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров: “Кырмыскаларда киңәшмә һәм планерка уздыру юк”
Татар шоумены Зөлфәт Зиннуров көзге урманга гөмбә җыярга баргач, кырмыска оясына тап булган. “Менә шундый кырмыска оясы: йөгерешәләр, эшлиләр, бер совещание юк, бер планерка юк. Ләкин эшлиләр бит. Тырмашалар”, – дип язган Зөлфәт Зиннуров үзенең инстаграмына. Халыкка җитә калган, ул шунда ук кырмыскалар тормышын илебез сәясәтенә бәйләп, җаваплар тезгән: “Кырмысканың планеркага вакыты бармыни соң?! Ул бит эш белән мәшгуль!” “Нинди дөрес фикер – бернинди совещание юк, бернинди планерка юк...” “Депутатлар да кирәкми, сайлау да үткәрмиләр, урламыйлар да, пенсия яшен дә арттырып утырмыйлар...” “Бу кырмыскалар без бит ул – гади халык. Ә безнең өстән Зөлфәт караган кебек дәүләт карап утыра. Бик урынлы, хәзер бит бөтен жирдә халыкны камера төшерә”, – дигән берсе.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100