Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров, корбан тәкәсенең күкәйләрен кыздырып, инстаграмда бәхәс чыгарган

Хәнәфи мәзхәбендә бу гамәл тыела, дип аңлата аңа инстадуслары.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров, корбан тәкәсенең күкәйләрен кыздырып, инстаграмда бәхәс чыгарган
Шоумен Зөлфәт Зиннуров инстаграмның сторисына корбан тәкәсенең күкәйләрен кыздырып, ризык әзерләгән видеосын куйды. Шуннан соң Зөлфәткә инстадуслары шелтә белдерә башлаган. Мәгълүм ки, Татарстан мөселманнары шәригать кануннарын Хәнәфи мәзхәбе буенча үти, димәк, шәригать кануннары буенча чалынган хайванның күкәйләрен, моннан тыш җенес әгъзасын, җенес әгъзасын каплаган элпене, тамак төбен, сидек куыгын, бәвел куыгын мәкрух гамәл санала һәм тыела. Зөлфәтнең инстадуслары аңа шушы кагыйдәне аңлатмакчы булып, сторисына комментарийлар язган.

Зөлфәт бу фикерне бәхәслегә санап булса кирәк, кагыйдәне раслауларын сорап, инстаграмына пост урнаштырган.




"Бүген корбан тәкәсенең күкәйләрен кыздырып, шуны инстага историягә куйган идем. Менә шундый фикер килде. Сез ничек уйлыйсыз? Мәкрух - нежелательно дип тәрҗемә ителә бугай. Инстада аккаунты булган берәр дин әһелен белсәгез, тамгалагыз әле, зинһар. Бәйрәмнәр белән сезне, дуслар!" - дип язган Зөлфәт Зиннуров.

Хәнәфи мәзхәбе кагыйдәләрен искәрткән инстадусларына Зөлфәт болай дип яза: "Мин белеп бетермим. Хәнәфи мәзхәбеме, Коръәнме - кайсы дөрес? Ә Коръәндә язылганмы ярамый диеп? Коръәндә юк, ниндидер сайтта бар. Пәрдәләр ябыла, тәмам!"

Зөлфәтнең бу гамәлен хуплаучылар да бар, катгый тәнкыйтьләүчеләр дә күп. Хәзерге вакытка пост 500гә якын "лайк" җыйган, комментарийлар саны 200дән артык. Араларындагы кайбер шәрехләрне сезгә тәкъдим итәбез:

"Ашасаң ашарсың инде, тик аны ник инстаграмга куярга?" 

"Мондый көнне интернетка чыгармасаң да була иде".

"Ирләр ашый бит аны, ник исегез китте?"

"Зөлфәт, молодец та инде! Халыкны кыздырырга гел ризык биреп торасың".

"Бәйрәм саен мөгез Зөлфәтнең. Нормально гына үткәреп җибәрә алмыйсыңмы син?"

"Зөлфәт брат, син хайп дигән нәрсәне яратасың, ахрысы". 

"Ислам дине фәкать башында акылы булган кешеләр өчен генә. Диннән кызык-мызык ясау, дин тотканнарны күрә алмау - аерым статья инде ул. Дәлилсез дә аңлашыла, аңлаганнар өчен!"



Зөлфәт Зиннуровның постына шәрехне җырчы Фирдүс Тямаев та калдырган. Ул үзләре ягында үгезнең дә, тәкәнең дә күкәйләрен ашауларын әйткән.



Исегезгә төшерәбез, бүгенге пост - шоумен Зөлфәт Зиннуровның дини мәсьәләләргә кагылган бәхәс кузгатуының беренче очрагы гына түгел. Гыйнварда христианнарның Раштуа бәйрәмендә ул ярымай формасында бәке ясатып, социаль челтәрләрдә, федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чараларында гауга чыгарды. Шул исәптән, бу гауга турында "Идел" журналы язган иде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100