Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов белән Вадим Захаров арасында иҗади низаг: "Тамагыгызга тыгылмасын, чәйнәп йотыгыз"

Татарстанда авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыятьнең республика бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдинов белән Татарстанның Атказанган артисты Вадим Захаров арасында иҗади низаг килеп чыккан. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итте.

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов белән Вадим Захаров арасында иҗади низаг: "Тамагыгызга тыгылмасын, чәйнәп йотыгыз"
"Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа утыз мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? - дигән сораулар белән Инстаграм челтәрем тулды. Һәркемгә аерым язып тормыйм, ачуланмагыз", - дигән Вадим Захаров.

"Хәтерлисездер, 2019 елның 13 феврале көнне Филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга (ред.искәрмә. Авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять) барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә концерттан кергән акчаның биш проценты аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видеога төшергәннәр (аның өчен хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый Хәйретдинов миңа шалтыратты. "Договор төзелмәгән җырлар бар, утыз меңне түлә, юкса йөз кырык мең булып судка китә", - диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сәйфуллин җырлары җырланган икән", - дип яза ул. 



Вадим Захаров исән авторлардан гариза җыеп чыгуы хакында да әйтә.

"Концерттан җыелган акчаның биш процентын РАОга күчергәннән соң, акчаның күпмеседер алар аркылы авторларга китергә тиеш. Гаризалар кулда. Бәйләнер сәбәп тә калмады кебек. Тик  үлгән Хәния апа белән Ганс абыйнын җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча аларның җырын җырлаганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар гүр иясе бит. Шулай булуга да карамастан, миңа утыз мең сум күләмендә штрафны чәпеделәр, түләдем әлбәттә. Тик күңелдә калды. Автор, йә башкаручы үзе исән булган очракта җырны рөхсәтсез алып башкаруга мин үзем дә каршы. Ләкин монда авторлар исән түгел. Үлгән кешенең җырын җырлаган өчен РАОга түләгән акчаның проценты кая китә икән ул? Башкаручы һәм авторлары вафат булган җырлар өчен РАОның җырчылардан акча җыярга нинди хакы бар? Җыр иясе белән бергә үлергә тиешме? Аңлатам: РАО - Татарстанда авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять. Аның республика бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдинов", - дип яза Вадим. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Зофэр Хэйретдинов бн сезнен арада нэрсэ булды сон? Ни очен сина 30 мен акча тулэтте? Эллэ сорамыйча анын жырын жырладынмы?дигэн сораулар бн Инстаграммым тулды буген.хэр кемгэ аерым язып тормыйм,ачуланмагыз! Хәтерлисездер, 2019 елның 13-- феврале көнне филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул договор нигезендә концерттан кергән акчаның 5%ы аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга тугел э залга кереп концертны видео язмага тошергэннэр (анысына хокуклары бар микжн юкмы эйтэ алмыйм) ! Шуннан сон зофэр абый мина шалтыратты, договор тозелмэгэн жырларын бар, 30 мененне тулэ иначе 140 мен булып судка китэ диде, кайдан алынган бу сумма дисэм:концертта мин биктэ хормэт иткэн Ростэм Закуан, Хэния Фэрхи, Ганс Сайфуллин жырлары жырланган икэн, Шуннан исән авторлардан гариза җыеп чыктым. (Чонки концерттан җыелган акчаның 5 процентын РАОга күчергәннән соң, акчаның күпмеседер алар аркылы авторларга китергә тиеш(!)) Гаризалар кулда, Бәйләнер сәбәп тә калмады кебек. Бераздан инде үлгән Хәния апа белән Ганс абыйнын җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча аларның җырын җырлаганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар гүр иясе бит. Шулай булуга да карамастан миңа 30 мең сум күләмендә штрафны чәпеделәр, түләдем әлбәттә. Тик күңелдә кплды. автор, йә башкаручы үзе исән булган очракта җырны рөхсәтсез алып башкаруга мин үзем дә каршы. Ләкин монда авторлар исән түгелләр. Үлгән кешенең җырын җырлаган өчен РАОга түләгән акчаның проценты кая китә икән ул? Башкаручы һәм авторлары вафат булган җырлар өчен РАОның җырчылардан акча җыярга нинди хакы бар? Җыр иясе белән бергә үлергә тиешме? Дусларым! Сез бу турыда нэрсэ уйлыйсыз! Анлатам РАО (российское авторское общество) татарстандагы директоры Зофэр Хэйретдинов дип белэбез....

Публикация от Вадим Захаров (@vadimzaharov_offigennyi)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100