Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчылар Гөлнора һәм Рүзил Гатиннар аерылыша: "Сезне уңайсыз хәлгә куйган өчен гафу үтенәбез"

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина һәм Татарстанның атказанган артисты Рүзил Гатин биш ел бергә гаилә корып яшәгәннән соң аерылышырга карар кылган. Бу хакта Гөлнора Гатина үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
Җырчылар Гөлнора һәм Рүзил Гатиннар аерылыша: "Сезне уңайсыз хәлгә куйган өчен гафу үтенәбез"
“Нәкъ биш ел элек минем тормышымда иң көтеп алынган мизгел килеп җиткән иде... Һәр яшь кыз көтеп алган мизгел... Мин моны теләгән идемме..? Моңа кадәр бит бер ел элек “никах” булды, үз тормышымда күз алдыма китергән барлык мизгелләрдән дә нәкъ менә ул миңа кадерлерәк иде!!!

Барлык туганнарыма, дусларыма беренче һәм соңгы тапкыр әйтәсем, игълан итәсем килә: Татарстанның иң яхшы ир-аты Рүзил Гатин белән без рәсми рәвештә аерылышабыз... Дусларым, бу бернинди дә мәзәк түгел... Сезне уңайсыз хәлгә куйганыбыз өчен гафу үтенәбез. Бергә үскән, яраткан кешеләрдән гафу сорыйбыз..! Шулай да була. Бу – тормыш... Юк, бу кешенең кыйммәтеннән икеләнергә сәбәп дигән сүз түгел. Һәр кеше бу тормышта ниндидер шартлар өчен түгел, ә бәхет өчен яратылган. Бу шартлар кеше өчен булырга тиеш. Моны аңларга кирәк... Иң мөһиме – бер-берегезне саклагыз!”, - дип язган опера җырчысы Гөлнора Гатина.



Рүзил Гатин исә Интертатка биргән әңгәмәсендә Гөлнора Гатина белән сирәк күрешкәннәрен әйтеп узган иде: “Хатыным Гөлнора Гатина - М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты. Н.Җиһановның “Җәлил” спектаклендә катнаша. Без аның белән консерваториядә таныштык. Бер курста укыдык, ул Зилә Сөнгатуллина, ә мин Нина Варшавская классын тәмамладым. Гаилә корып җибәрдек. Икебез ике якта гастрольләрдә йөрибез. Казанда сирәк күрешеп алабыз, ләкин бер-беребезгә таяныч булып иҗат итәргә тырышабыз”.

И так поехали ... «Ровно пять лет назад ...в моей жизни настал самый долгожданный день ...в жизни каждой девушки...Хотела ли я этого ...?.....Ведь до этого , год назад был «Никах», который был «неровней»ни с одним из всех тех,что я видела и представляла в своей жизни...» ‼️‼️‼️Для всех родных и друзей, Я....! «раз и на всегда», хочу сказать и объявить ‭: ‼️‼️‼️О том , что Мы с самым замечательным мужчиной Татарстана,!Рузилем Гатиным : объявляем о официальном «РАЗВОДЕ» ...Друзья мои... это не шутка ... простите те,кого мы подвели .... простите те , с кем мы росли ...и Те,кого мы любим ....! Так бывает ...!!!это жизнь ....Нет, это совсем не повод сомневаться в человеческих ценностях , это повод для понимания и понятия, что каждый человек в этой жизни для счастья ....не для обстоятельств ...а для того, чтобы обстоятельства существовали для него ... Берегите друг друга - это самое важное @kazan_opera @gulnoragatina

Публикация от GUL'NORA GATINA (@gulnoragatina)



Фото: Рамил Гали

Гөлнораның битенә исә кешеләр комментарийлар да язып калдырган:
 
“Эх, бәхетле булыгыз! Сез икегез дә искиткеч кешеләр! Барысы да килеп чыгар әле”
  
“Моңсу булып китте... Мәхәббәт тарихы романга лаек иде!”

“Хәбәрне белгәч, кәефем төште. Чыннан да, сез минем өчен дөньяның иң яхшы гаиләсе идегез! Нәрсә эшләп була соң? Тормыш дәвам итә. Һәрберегзгә дә бәхет телим, хәсрәт һәм сагышка вакытыгызны әрәм итмәгез, гомер бик кыска бит ул!!! Барысы да яхшы булсын!!!”

Гөлнора Гатина – 1987 елда Кырым ярымутравында Акмәчеттә музыкантлар гаиләсендә туган. 2007 елда Акмәчет музыка училищесын, Зилә Сөнгатуллинакласыннан 2012 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, шул ук уку йортында аспирантурада укый.
2012 елның сентябреннән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Казан дәүләт консерваториясенең Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры солисты.
 
Рүзил Гатин – 1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туган. Яр Чаллыда Нәфисә Әхмәтшина классындагы музыка мәктәбен, 2009 елда Михаил Борисов курсыннан Мәскәүдәге РАТИ (ГИТИС)ның эстрада факультетын, 2012 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Нина Варшавская классында вокал факультетын тәмамлаган. 6 яшеннән җырга өйрәнә башлый, беренче укытучысы Гөлсинә Гәрәева. 1996 елдан музыка мәктәбендә белем ала. Чаллдыагы «Мизгел» ансамблендә җырлый. Иҗат юлы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйгенең республика һәм зона ярышларында күп мәртәбәләр җиңүче, 2003 елда Гран-при иясе була. 2008 елдан фестиваль кысаларында актерлык осталыгы, сәхнә теле, конферанс буенча мастер-класслар бирә. СТС (Мәскәү) телеканалында тапшыруларда катнаша. Хәзерге вакытта Рүзил Гатин Италиянең “Ла Скала” опера театрында эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100