Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадәне судка бирәбез дип куркыталар, 45 мең сум акча таләп итәләр

“Интертат” бу хакта җырчының үзе белән сөйләште.

news_top_970_100
Җырчы Нурзадәне судка бирәбез дип куркыталар, 45 мең сум акча таләп итәләр
Нурзадә 2018 елның 2 февралендә Салмачы бистәсендә гомерендә беренче тапкыр юл һәлакәтенә очрый. Ул бозлавык көнне бер машина артына килеп керә. 

Вәзгыять хәл ителә, Нурзадә бәрдергән машина хуҗаларының җырчыга бер дәгъвалары да юк. Иминиятләштерү компаниясе бәрдерелгән машинага килгән зыянны тулысынча каплый.

Иминиятләштерү акчаларын тизрәк алырга теләүче машина хуҗалары очраклы рәвештә бер оешмага килеп эләгә. Әмма зыян күрүчеләр һәм әлеге оешма арасында февральдә төзелгән килешү март аенда ук өзелә. 

Әмма быел гыйнвар аенда бу оешма, акча таләп итү максатыннан, җырчы Нурзадә белән элемтәгә керә. Хәл болай була.

Оешма, авариягә эләккәннәр арасында бернинди дә низаг юк икәнен белепме, белмичәме, җырчыдан акча таләп итә башлый. Имеш Нурзадә шул фәлән оешмага 17 мең сум, бәрдергән машина хуҗаларына 28 мең сум акча тиеш икән. 

Ноябрь аенда бу эш буенча оешма зыян күрүчеләр белән бергә документ төзегән. Имеш, бәрдерелгән машина хуҗасы канәгать калмаган икән.

Нурзадә әйтүенчә, бу шушы оешманың гына эше. Бу килешүдә җырчы да, зыян күрүчеләр дә катнашмаган. 

Инде әйткәнебезчә, җырчы зыян күргән машина хуҗалары арасында бернинди дә низагы юклыгын әйтә. Алар барысын да тыныч юл белән хәл иткән. 

Җырчы, таныш юристларын җәлеп итеп, бу хәлне тикшертә башлый. Документларның дөреслеген юристлар өйрәнә. Җырчы үзеннән акча таләп иткән оешманың документларында төгәлсезлекләр барлыгын, зыян күрүче кешеләрнең бернинди дә документка кул куймауларын ачыклавын әйтә.

Зыян күрүчеләр – җырчының күршеләре. Алар аралаша, ул гаилә җырчыга каршы бер документта да кул куймаган, теге оешма кеше исеменнән ясалма имза куйган. Бәрдерелгән машина инде күптән ясатылган. 

- Оешма вәкилләре мине судка бирәбез, дип куркыталар. Алар миннән чыгымнарын каплар өчен акча таләп итә. Мин бит аларны белмим, аларның хезмәтләреннән файдаланмадым, нинди чыгымнар турында сүз бара монда? Эш беткәч, машина ясалгач, ниндидер килешү документы килеп чыга. 

Ә ул документта төгәлсезлекләр бик күп. Имештер, минем күршеләр алар белән кабат элемтәгә кергән икән. Бу алай түгел. Алар миннән шәп итеп кенә акча алмакчы булалар. Кеше бит суд дигән сүздән курка. Ә мин аларның бөтен документларын да тикшертеп чыктым. Алар мине куркытып, миннән акча алмакчы булалар. Андый очракта мин аларның үзләрен судка бирергә җыенам. Мине күпме нервландырып йөрткәннәре өчен, мораль зыян өчен дә җавап кайтарырлар әле. Гади кеше куркып, суд юлында йөрмим әле дип, акчасын барып түли инде шуларга. Болар бит мошенниклар! – диде Нурзадә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100