Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Марат Шәйбәков: “Әнвәр Нургалиевне бары бер генә җыры танытты”

Башкорстанның атказанган артисты, композитор Марат Шәйбәков Казан тамашачысы алдында беренче имтихан тотарга әзерләнә. Эш графигы тыгыз булуына да карамастан, безнең белән аралашырга вакыт тапты.  

news_top_970_100
Җырчы Марат Шәйбәков: “Әнвәр Нургалиевне бары бер генә җыры танытты”
Марат, ни өчен әле генә Татарстан сәхнәсенә күтәрелергә булдыгыз?

- Мин һәрвакыт Башкортстан якларында иҗат иттем. Моңа кадәр Екатеринбург, Себер якларында гына йөрдем. Ярты ел элек Татарстан радио-телевидениеләренә җырларымны ротациягә бирдем. Шуннан соң “Кайчан Татарстанга киләсез?” дип, бик күп хатлар килә башлады. Быел Казан тамашачысын яуларга килдем, бер ай монда ятам инде (көлә). Якын-тирә районнарга гастрольләр белән йөрибез. Эстрада сәхнәсенә соңлап кына килеп кердем. Күптән түгел генә халык арасына чыктым, хәзер азмы-күпме иҗатымны ишетеп беләләр. Иҗади яктан үсү өчен Татарстанда мөмкинлекләр күбрәк, шуның өчен монда үземне сынап караячакмын. 

Барлык башкорт җырчылары сездә күтәрелә. Башкорстанда чыныгу алсаң, Татарстан сәхнәсенә менү җиңелрәк. Татарстан сәхнәсен яулаган җырчылар башка төбәкләрдә дә үзләрен таныта ала.


- Заманында Әнвәр Нургалиев белән бергә эшләгәнсез. Бүген ул шактый танылган, көнләшмисезме?

- Әнвәр Нургалиевтан көнләшмим. Без аның белән бик күп еллар бергә эшләдек. Утны да, суны да бергә кичтек. Ул үз юнәлеше белән китте, иҗат дөньясында үзен таба алды. Бүгенге көндә Татарстанда популяр җырчылар рәтендә бара, тамаша заллары җыя. Бик тиз күтәрелде ул, аны бары тик бер генә җыры танытты. 

Артистны таныту өчен “көчле” җыр гына кирәк. Халык электереп алса, җырчы шунда ук танылып китә ала. Әнвәргә ул яктан бәхет елмайды. Мин аның өчен бары тик ихлас күңелдән куанам гына.


- Бүгенге көндә тамашачыга нинди җырлар кирәк?

- Хәзер бит җырлар күп, сайлау мөмкинлеге шактый. Тик тамашачыга нәрсә кирәген аңлап бетереп булмый. Бүген бер җырынны үлә бетеп тыңлый, иртәгә башкасын. Хәзер халыкка “авылча”, моңланып җырлау кирәкми. Шуңа да карамастан үземнең концертларымда баянга кушылып җырлыйм. “Чын татар концерты куйганың өчен рәхмәт”, - дип олы яшьтәге апалар фикерләрен җиткерә. Сәхнәгә менеп, аркамнан сөючеләр дә бар.

- Җырчылар күп, эстрада да үз юлыгызны таба алырсыз микән?

- Тамашачы җырчыларның концертына сайланып кына йөри. Тамаша залларын тутыра алмаган вакытлар була. Күптән түгел генә Чистайга бармадык, чөнки анда билетларым сатылмады. Башка артистлар белән дә андый хәл күзәтелә. Нишлисең инде, төрле вакытлар була бит. Барыбер ерып чыгып киләм әле, тора-бара барысы да булыр. Акча эшләү мине кызыксындырмый, иң мөһиме җырларым үз тыңлаучысын тапсын. Шуның өчен үземне тулысынча иҗатка багышладым. Элек шәхси эшем бар иде, тик аны ташларга туры килде. Сәхнәне сайладым, ике эшне дә бергә алып барып булмый. Кечкенә чактан ук артист булырга хыялландым, халык белән эшләү миңа рәхәтлек бирә.

- Шәхси тормышыгыз ничек?


- Мин өйләнгән. Тормыш иптәшем Ләйсән – мишәр, Башкортостанның Балтач районы Түбән Карыш авылы кызы. Хәзерге вакытта даруханәдә эшли. Аның белән Уфада таныштык. Эшләгән җиренә кереп йөри идем, шунда күзем төште. Ике балабыз бар. Улыбыз һәм кызыбыз үсеп килә.

  • Марат Шәйбәков 1973 елның 6 октябрендә Аскын районы Билгеш авылында алты балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Туган авылы һәм күрше Кашка авылы мәктәпләрен, Башкортстанның мәдәният һәм сәнгать көллиятендә баян бүлеген "аккомпаниатор–баянчы (аккордеончы)" белгечлеген тәмамлаган. Махсус уку йортын тәмамлагач, Башкортстан дәүләт филармониясендә үз белгечлеге буенча - баянчы булып эшли башлый. Соңрак композитор Ризван Хәкимовның "Могҗиза" эстрада төркемендә баянчы булып эшли, шунда эшләгәндә җырчы булып таныла. "Нәфисә", "Ихлас" төркемнәрендә эшләп ала. Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев белән хезмәттәш була. 2010 елдан үз төркемен – "Марат" студиясе театрын оештыра. Себер шәһәрләрендә, Урал өлкәләрендә, Башкортстан районнарында, Казанда, Яр Чаллыда гастрольләр оештыра.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100