Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә балачагы турында: "Әни маңгайга кашык белән менеп төшә иде"

Җырчы Иркә үзенең Инстаграм челтәрендә балачагы белән бәйле истәлекләрне урнаштырган. 

news_top_970_100
Җырчы Иркә балачагы турында: "Әни маңгайга кашык белән менеп төшә иде"
"Бер хәл искә төште. Миңа 10 яшьләр чамасы. Безнең авылда бәйрәмнәр еш булмый иде, тик үткән бер бәйрәм истә калырлык кызык үтә иде... Яңа елны көтеп ала идем, Сабантуйны, Гает бәйрәмен. Туган көн ише бәйрәмнәр эләкми иде. Иртә таңнан шатырдатып колактан тарталар һәм аркадан кагалар. Гаиләдә алты кеше без. Барысы да ун тапкыр тарта колактан. Гомумән, илле тапкыр була. Ел саен арта, авырта, тик сер бирмисең инде, елмаясың", - дип яза ул.

Җырчы мал сую хакында да искә алган.

"Сүзем башка иде. Тагын бер зур бәйрәм булып күңелдә уелып калган чара бар. Мал сую. Бездә "терлек сую" дип әйтә иде әти. Нигәдер әти көтә иде бу көнне. Кар төшүгә: "Балалар кырык көннәрдән үгезне чалабыз", - дия иде. Бу сүзләрне әйткәндә аның йөзендә горурлык, аз гына масаю, шул ук вакытта зур бәхет чалымнары күренә иде.

Менә бу көн килеп җитә. Мәктәпкә барыш юк, терлек суябыз бит. Иртән биштә берничә абый килә. Мин дә зур эшләр майтаргандай торып басам. Бөтен өйдәге кешеләрнең йөзендә җитдилек. Таңнан әни зур кәстрүлгә аш куя, бәлешкә камыр баса. Ике мичне дә яга. Бүген әни эшкә бармый, рәхәт булачак. Күршедән җыелган абыйлар 2-3 сәгать чамасы вакыт үткәч өйгә ашарга керәләр. Ни сөйләшкәннәрен, ни ашаганнарын күргән булмады. Без бала-чагаларны алгы ызбаның кәзәнкәсенә кертеп җибәрәләр иде. Күрше абыйлар көлешә-көлешә өйләренә тарала, ә мин әни артыннан китәм мунча артына. Кулда иске, озын борынлы чәйнек. Эчәк юабыз. Чыккан мәлне әни җәлли бугай, су салып торырга гына куша. Аз гына вакыт үткәч урыннар алышына. Суы җылы, тик шул эчәк ике бармак арасыннан шуа бит. Әни һәрбер эчәкнең кадерен белә, киңлеген, озынлыгын. Төшеп китә бит шуып кулдан, тагын менеп төшә инде әни. Юып бетерәбез икәү. Әни әллә нәрсәләр эшләтә, тозлар белән юа", - дип язган җырчы.

"Менә финал. Әни 30-40 смлы эчәкләрнең эчен тышка әйләндереп бер ягын шакмак җебе белән бәйләп куя да, мине тагын үз янына чакыра. Монда тагын шул эчәк башын тотып торасы инде. Кулдан шуа да төшә, бернәрсә дә эшли алмыйм. Шуып кулдан төшкән саен әни берне маңгайга кашык белән менеп төшә. Ә тутырма бик яхшы була иде", - дип искә алган Иркә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу фоткада мин дэ бар... Бер хэл искэ тоште.... Мина 10 яшьлэр чамасы... Безнен авылда бэйрэмнэр еш булмый иде,тик уткэн бер бэйрэм истэ калырлык кызык утэ иде...Яна елны котеп ала идем,сабантуйны,гает бэйрэмен. Туган кон ише бэйрэмнэр элэкми иде,иртэ таннан шатырдатып колактан тарталар и аркадан кагалар...Гайлэдэ 6 кеше без,эти,эни,зур абый,уртанчы Абый,кечкенэ Абый...Хэрберсе 10 тапкыр тарта колактан,вообщем 50 тапкыр була,ел саен арта,авырта,но сер бирмисен инде,елмайган буласын... Сузем башка иде,тагын бер зур бэйрэм булып кунелдэ уелып калган чара бар.Мал сую.Бездэ «терлек сую»дип эйтэ иде эти..Нигэдер эти котэ иде бу конне,кар тошугэ,балалар 40 коннэрдэн угезне чалабыз -дия иде.Бу сузлэрне эйткэндэ анын йозендэ горурлык,эз генэ масаю,шул ук вакытта зур бэхет чалымнары куренэ иде...Менэ бу кон килеп житээээ...Мэктэпкэ барыш юуук,терлек суябыз бит...Иртэнге 5 тэ берничэ абый килэ,уз абыйларым тиз тиз киенеп урамга юнэлэ,мин дэ зууур эшлэр майтаргандай торып басам...Ботен ойдэге кешелэрнен йозендэ житдилек,мин дэ шул образга керэм,шулай булырга тиеш дип уйлыйм..Эни таннан зур кэструлдэ аш куя,бэлешкэ камыр баса,ике мичне дэ яга,буген эни эшкэ баармыый,рээхэээт булачак...Куршедэн жыелган абыйлар 2-3сэгать чамасы вакыт уткэч ойгэ ашарга керэлэр,ни сойлэшкэнрен ни ашаганнарын кургэн булмады беркайчан,без бала чагаларны,алгы ызбанын кэзэнкэсенэ кертеп жибэрэлэр иде...Курше абыйлар колешэ колешэ ойлэренэ тарала,э мин эни артыннан китэм мунча артына,салкын ,кулда иске, озын борынлы чэйнек...ЭЧЭК ЮАБЫЗ...Чыккан мэлне эни жэлли бугай,су салып торырга гына куша,эз генэ вакыт уткэч урыннар алышына...Суы жылы ансы,но энэ шул эчэк ике бармак арасыннан шуа бит...Эни хэрбер эчэкнен кадерен белэ,кинлеген,озынлыгын...Тошеп китэ бит шуып кулдан,тагы менеп тошэ инде эни...Юып бетерэбез икэудэн икэн,аннан эни эллэ нишлэтэ шунда тозлар бн юа,тагы эллэ нилэр эшлэтэ дэ,менэээ финал,30-40см лы эчэклэрне эчен тышка эйлэндереп бер ягын шакмак жебе бн бэйлэп куя да мине тагын уз янына чакыра, монда тагын шул эчэк башын тотып торасы инде,шуааа ну менэ шууа да тошэ кулдаан,нишлим инде,.Шуып кулдан тошкэн саен эни берне мангайга кашык бн менеп тошэ...Э тутырма була иде...

Публикация от Иркә (@irke_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100