Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Дилия Әхмәтшина әни булды

Җырчы Дилия Әхмәтшина яхшы хәбәре белән уртаклашты. Ул әни булды!

news_top_970_100
Җырчы Дилия Әхмәтшина әни булды

Дилия Әхмәтшина – популярлашып килүче җырчы. Ул хәзер Волгоградта яши икән.

“Авырлы булуымны белгәч, без ирем белән шатландык. Хәзер без Волгоград шәһәрендә. Бирегә иремнең эше буенча күчәргә туры килде. 9 ай дәвамында мин дөрес тукландым, йога белән шөгыльләндем”, - дип сөйләде Дилия.

Посмотреть эту публикацию в Instagram


Публикация от Дилия Ахметшина (@diliya.ahmetshina)

Билгеле булганча, бала көткәндә, кызлар килограммнар җыя, ягъни тазара. “10 килограмм җыйдым, ләкин үземне бик яхшы хис итәм”, - ди җырчы.

“Балабызны Волгоградта таптым. Бераз куркыткан иде, шулай да барысы да яхшы узды. Төрле медитация һәм гипноз ысулларын кулланып, үземне тынычландырдым”, - диде җырчы.

Дилия кыз алып кайтты. “Кызым өчен бишек җыры яздым. Алла теләсә, әлеге җырның премьерасы булачак”, - дип сөйләде Дилия.

Без Дилиягә һәм аның ире Дамирга тигез тормышта балаларын үстерүне телибез! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100