Җырчы Алсу Фазлыева үзенең өченчегә йөкле булу-булмавын әйтте

2 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Күптән түгел социаль челтәрдә Алсу Фазлыева өченче бәби алып кайтырга җыена, дигән хәбәр таралды. Бу хакта җырчының үзеннән сорадык.
Барысы да Алсу Фазлыева Инстаграмга бәйрәм чарасыннан фотосүрәт урнаштырганнан соң башланды. Җырчы сызыклы күлмәктән һәм аның эче кабарып торган шикелле. Әллә күлмәге шулай күрсәтә, әллә чыннан да җырчы бәби көтә. Инстадуслары да моңа игътибар иткән, комментарийлар шактый. Кемдер: “Күлмәген бик матур, сиңа килешә” - дип яза. Кайберәүләр җырчыны күзәтеп, бәби көтүе турында фаразлый. “Бәбәй көтәсез мәллә? Молодцы“ – дип язучылар да бар.



- Юк, андый планнарыбыз юк. Мин бәби көтмим. Чынлап та, бу күлмәк мине йөкле кебек күрсәтә. Һәрбер күлмәкнең үз үзенчәлеге була, бер генә сызык та синең гәүдәңне башка төрле күрсәтергә мөмкин икән. Әлеге күлмәкне игътибар белән карадым, шикләнер өчен сәбап бирә шул (көлә). Шуннан соң нәтиҗә ясадым, миңа бүтән төрле күлмәк кирәк икән. Мондый сызыклы кием миңа бармый, башка андыйны сатып алмам инде, - диде җырчы.

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла