Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алия Исрафилова укытучыларның дәрәҗәсе турында ни уйлый?

"Инстаграм лентасы ак бантик кара галстук белән тулган. Ә мин чәчәкле күлмәктән керим әле", - дип яза башлаган инстаграмда Алия.

news_top_970_100
Җырчы Алия Исрафилова укытучыларның дәрәҗәсе турында ни уйлый?
Җырчы, мөгаллим Алия Исрафилова инстаграмында балаларның укырга баруына карата фикер язып калдырган.

"Кем ничек булдыра, шулай мәктәп елларын искә төшерә. Елдан ел, мәктәпкә бармыйча, өйдә укыту формасына күчкән гаиләләр күбәя икән. Сәбәпләре төрле. Күбесенчә, әлбәттә, укыту системасы белән килешмәү,  яисә укытучылар белән уртак тел таба алмау. 

Бик күп еллар дәвамында илкүләм укытучы авторитеты тапталды, юкка чыгарылды. Моңа, бәлкем, укытучылар үзләре дә гаепледер. Чөнки, укытучылар тарафыннан кайчандыр кыерсытылган укучылар бүген әти-әни ролендә үз балаларын мәктәпкә китереп, элеккеге үпкәләре өчен үч алып ята. Мине кыерсыттылар, әти-әнием якламады, ә мин үз балама тел тидермәчәкмен, дип ыжгырып торалар. Монысы инде меңнән бер вариант кына. Күп очракта укытучыга карата дорфа мөгалләмәнең сәбәбе - гади тәрбиясезлек белән сансызлык. 

Бик күпләр мәктәпкә сагаеп хәтта куркып карыйлар. Өй эшләрен ничек эшләрбез, ничек кенә ерып чыгарбыз, дип чәчләр үрә тора. Мин исә, алай ук борчылмыйм. Күп очракта балалар без уйлаганга караганда көчлерәк, безгә караганда күпне булдыра ала. Куркырга кирәкми. Үз көчләренә ышанырга өйрәтергә кирәк, минемчә. "Дайте мне точку опоры и я переверну Землю", дигән Архимед. Балалар өчен әнә шундый терәк булсак, бу уку елын да алып каплыйбыз, Алла теләсә!" - дип язган Алия.


Инстаграм лентасы ак бантик кара галстук белән тулган. Ә мин чәчәкле күлмәктән керим әлеКем ничек булдыра, шулай мәктәп елларын искә төшерә. Елдан ел мәктәпкә бармыйча, өйдә укыту формасына күчкән гаиләләр күбәя икән. Сәбәпләре төрле. Күбесенчә, әлбәттә, укыту системасы белән килешмәү,  яисә укытучылар белән уртак тел таба алмау. Бик күп еллар дәвамында илкүләм укытучы авторитеты тапталды, юкка чыгарылды. Моңа, бәлкем, укытучылар үзләре дә гаепледер. Чөнки, укытучылар тарафыннан кайчандыр кыерсытылган укучылар бүген әти-әни ролендә үз балаларын мәктәпкә китереп, элеккеге үпкәләре өчен үч алып ята. Мине кыерсыттылар, әти-әнием якламады, ә мин үз балама тел тидермәчәкмен, дип ыжгырып торалар. Монысы инде меңнән бер вариант кына. Күп очракта укытучыга карата дорфа мөгалләмәнең сәбәбе - гади тәрбиясезлек белән сансызлык. Бик күпләр мәктәпкә сагаеп хәтта куркып карыйлар. Өй эшләрен ничек эшләрбез, ничек кенә ерып чыгарбыз, дип чәчләр үрә тора. Мин исә, алай ук борчылмыйм. Күп очракта балалар без уйлаганга караганда көчлерәк, безгә караганда күпне булдыра ала. Куркырга кирәкми. Үз көчләренә ышанырга өйрәтергә кирәк, минемчә. "Дайте мне точку опоры и я переверну Землю", дигән Архимед. Балалар өчен әнә шундый терәк булсак, бу уку елын да алып каплыйбыз, Алла теләсә #мәктәп #укытучы

Публикация от Aliya Israfilova (@auliyamin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100