news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Айдар Рәкыйповны Барс Медиа белән сүзгә керткән клип чыкты

Хәтерләсәгез, июль аенда Айдар Рәкыйров Барс Медиа компаниясен клип төшерә белмәүдә гаепләгән иде

news_top
Яшь җырчы Айдар Рәкыйповны Барс Медиа белән сүзгә керткән клип чыкты
- 2017 елның 15 сентябрендә Барс Медиа компаниясе белән килешү төзедек. Шул ук көнне тиешле сумманы чыгарып бирдем. Ике көн үткәч эшне башлап җибәрдек. Килешү буенча, алар миңа клипны 30 көн эчендә, ягъни 1 айдан соң әзерләп тапшырырга тиешләр иде. Бер ай көттем, ике ай, өч... әле дә көтәм. Алар миннән тизрәк котылу өчен өч тиенлек клип җибәрәләр. Алар җибәргән клипның сыйфаты миңа ошамый. Әзер клип һаман юк. Документаль рәвештә клипны кайчан кулыма тапшырырлар, билгесез, - дип сөйләгән иде ул вакытта. - Бүген клипны кулыма тапшырдылар, - дип хәбәр итте җырчы. Алмаз һәм Айдар Юнысовларның сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән "Син, син, син" җырының клибын сезгә дә тәкъдим итәбез һәм фикерләрегезне көтеп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар