Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле Лилия Муллагалиеваның нинди ризык ашыйсы килә?

Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиева дүртенче баласын көтә. Җырчының йөклелек чоры яхшы уза, гел хәрәкәттә. Соңгы вакытта чөгендер ашы (борщ) ашый башлаган ул.

news_top_970_100
Йөкле Лилия Муллагалиеваның нинди ризык ашыйсы килә?
- Ильяска йөкле булганда кырык карта ашыйсым килде. Түзә алмый идем, шуның кадәр нык ашыйсым килде. Апас ягыннан гаилә дусларым атның кырык картасын алып килде. Шунда ук өйдә пешерергә куйдым, эчәге исе бөтен якка таралды. Хәтеремдә, өстендәге күбекләрен дә алмыйча һәм кайнап чыгар-чыкмас килеш ашадым. Аллаһыга мең шөкер, бернәрсә дә булмады тагын.

Хәзер гел чөгендер ашы ашыйм. Кайвакыт өйгә вакытында кайтып кереп булмый, балаларнытренировкалардан алган чаклар да була. Мәктәп янында мин һәрдаим кереп ашыйторган кафе бар, анда мине борщ пешереп көтеп торалар. Бер ай буе мине борщ беләнсыйлыйлар инде. Беркөнне өйдә бер кострюль борщ пешердем, бер үзем ашапбетердем. Хәзер сезнең белән сөйләшәм, шул вакытта да авызымнан сулар килә.Әлеге ашны көн дә качырып кына пешерәм. Кайчаннан бирле ашыйм, һич туя алмыйм.Апаларым: “Лилия, баланың тәнендә кызыл тап була күрмәсен” – диләр. Нишләтәсең, йөклехатыннарның шулай булып ала инде, - диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100