Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле Гөлназ Шәрипҗанова игезәк бәбиләр белән интрига ясады - фото

Гөлназ инстаграмда игезәк балалар сурәтләнгән УЗИ фотосын куйды.

news_top_970_100
Йөкле Гөлназ Шәрипҗанова игезәк бәбиләр белән интрига ясады - фото

Октябрь башында җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың бәби көтүе билгеле булды. Хәзер Гөлназ бераз интрига ясарга уйлаган булса кирәк. Инстаграмда ул УЗИда игезәк балалар сурәтләнгән фото куйды. Шуның янына рус телендә кызыклы текст урнаштырды. 

Якынча тәрҗемә итеп бирәбез: «Көз миңа матур сюрприз алып килде. Бу ике кечкенә кеше инде ике атна минем эчемдә икән, ә мин берни белмәдем. Әлбәттә, башта шок булды. Ләкин мин аларның икәү булганына бик шат. Кемнәр икәнен дә белмим әле: малайлармы, кызлармы, әллә малай белән кызмы. Ләкин мин чиксез бәхетле. Бу хәл һәр хатын-кыз белән булырга мөмкин. Шундый бәхет турында хыялланган һәркемнең теләге чынга ашсын».

Әлбәттә, моны укыгач, Гөлназ игезәк бәбиләр көтә дип уйлап куясың. Тик текстның азагында Гөлназ үз сүзләрен дә өстәп язган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эта осень застала меня врасплох, встретила приятным сюрпризом ... Эти два маленьких комочка лежат уже на протяжении 6 недель , но я ничего не зналаКонечно охватил шок , учитывая мое положение , но я все равно рада , от того что из там двое . Даже не знаю кто там : мальчики или девочки , или мальчик и девочка . Но Я бесконечна счастлива .... И конечно это может произойти с Любой женщиной , и пусть кто мечтает о таком счастье обязательно будет ... . Друзья, На самом деле , я даже не знаю кто РОДИТЕЛИ ЭТИХ ДВУХ КРОШЕК , но очень за них рада  . И самый популярный вопрос: кого ждёте ?Вот как только , так сразу и узнаем Э минем йорэк астымда таза, сау-Сэлэмэт, Бэхетле бала Иншаллах шулай булсын . . P/S хожу ещё , хожу Ещё не скоооооро... . 

Публикация от Гульназ Халимова-Шарипжанова (@gulnazshrp)

«Дуслар, чынлыкта мин бу ике сабыйның әти-әнисе кем икәнен дә белмим. Ләкин мин алар өчен бик шат», — дигән ул.

«Хәзер кемне көтәсең, дип сорарсыз инде», дип дәвам итә Гөлназ. Һәм бу сорауга да аермачык итеп кенә җавап бирми.

«Белгәч тә белербез. Ә минем йөрәк астымда таза, сау-сәламәт, бәхетле бала. Иншаллах, шулай булсын», — дигән җырчы.

Инстачылар да Гөлназның бу постына алданган. Башта бертавыштан игезәк бәбиләр белән котлый башлаганнар. Соңыннан гына язма Гөлназның үзе турында булмавын аңлап алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100