Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиеваның ире чәчәкләр үстерә башлаган

Барлык түтәлләрдә – чәчәкләр патшалык итә, диде җырчы.

news_top_970_100
Венера Ганиеваның ире чәчәкләр үстерә башлаган
– Мин хәзер яшелчә үстермим. Камил абыегыз помидор, кыяр түтәлләрен бетерде һәм шул урыннарга чәчәкләр утыртты. “Тагын чәчәкләр!” дидем. Алар бит безнең бакчада болай да күп иде. “Мин үзем су сибәм аларга, син минем янда җырлап кына торырсың”, диде. Быелгы җәй аеруча матур булды бит. Чәчәкләребез дә сөбханалла! Мин инде аларны “Инстаграм”га да куйдым. Анда инде и мактыйлар Камил абыйларын, и мактыйлар. Чыннан да, ул чәчәк үстерү белән мавыгып китте һәм көн саен миңа чәчәкләр бүләк итә. Ничек итеп бүләк итә? “Чык әле урамга, кара әле кызыл розалар чәчәк аткан, ак розалар чәчәк аткан”, дип чакырып чыгара. Менә шулай итеп ул минем күңелемне күтәрү өчен тырыша", - ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100