Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Узган төндә Казанда сәер табигать күренеше күзәтелде - фото

Шәһәр өсте яктылык баганалары белән бизәлде.

news_top_970_100
Узган төндә Казанда сәер табигать күренеше күзәтелде - фото

24 гыйнварга каршы төндә һәм иртән иртүк Казанда «гало» дип аталган  яктылык баганалары күзәтелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Бу - сирәк була торган метеорологик күренеш. Шәһәр өстендә яктылык баганалары барлыкка килде. 

«Гало — оптик күренеш. Ул көчле салкын вакытында була. Күктә бик-биектә каурыйсыман болытлар җыелганда, яктылык баганалары барлыкка килә. Бу күренеш булсын өчен һавада кристаллар барлыкка килергә тиеш. Кояштан яки урамдагы ут баганаларыннан төшкән яктылык нурлары шул кристалларга очрап, сына», — дип сөйләгән КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Көндез бу күренеш башкачарак күренә. Кояш тирәли яктылык боҗралары барлыкка килә. Төнлә исә алар яктылык баганалары рәвешендә була. «Мондый күренеш шәһәр читендә ешрак күренә. Кагыйдә буларак, шәһәрдә һава җылырак була, һава да чиста түгел. Шуңа күрә нурлар тарала», — дигән Юрий Переведенцев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100