Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ул тырыша, бәбекәчкәем." Триммерның астын өскә әйләндереп тотып печән чапкан Рәсим популярлык казанды

"Ул тырыша, бәбекәчкәем." Триммерның астын өскә әйләндереп тотып печән чапкан Рәсим популярлык казанды

news_top_970_100
"Ул тырыша, бәбекәчкәем." Триммерның астын өскә әйләндереп тотып печән чапкан Рәсим популярлык казанды
Социаль челтәрләрдә триммерның астын өскә әйләндереп печән чапкан Рәсим популярлык казанды. Бу вакыйга Мөслим районында булган дип хәбәр ителә, әмма бу төгәл мәгълүмат түгел. 

Рәсим триммерның астын өскә әйләндергән килеш үлән чаптыра. Дөрес тотмау сәбәпле ул күбрәк тузан туздыра. Аны видеога төшерүче кеше башта моны күзәтә һәм "дөрес тоттыңмы соң?" дип сорый. Рәсим триммер белән беренче тапкыр чабуын әйтә. Видеога төшерүче бик нык сүгенә, триммерны әйләндереп тотарга куша. Әмма Рәсим әйләндергәч тә триммерны дөрес тотмый һәм дөрес итеп чапмый. Видеога төшерүче шаркылдап көлә.

Социаль челтәрләрдә Рәсимнән көлүчеләр дә, аңа триммер белән дөрес эшләргә өйрәтмәгән кешеләрне тәнкыйтьләүчеләр дә бар. "Каян табалар мондый эшчеләрне?", - дип язалар. Видеога төшергән кешене "көлеп торганчы ничек чабарга икәнен өйрәтсәң ни була?" дип тәнкыйтьләүчеләр бар. 

"Сез алай да булдыра алмыйсыз! Аның каруы ул тырыша, бәбекәчкәем", - дип мактап язганнар Рәсимне.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100