Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Гашыйклар көне" - әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны хуплауга китерә”

Бүген яшьләрнең көтеп алынган бәйрәме - Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Гашыйкларны кавыштырып йөргән монах Валентинның исемен шулай мәңгеләштерә халык. Тик бәйрәмнең татарлар өчен, төгәлрәк әйтсәк, Ислам динендәге татарлар өчен бөтенләй хас булмавы турында уйланучылар сирәк. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә дип саный. Бу хакта ул үзенең Инстаграм челтәренә язган.

news_top_970_100
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Гашыйклар көне" - әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны хуплауга китерә”

- Күп кешеләр Изге Валентин көнен, яки гашыйклар көнен билгеләп үтәргә җыена. Нигезендә мәҗүсилек яткан әлеге католик бәйрәменең шикле дини эчтәлеге хакында нәтиҗә чыгарырга алынмыйм, әмма бу уңайдан ел саен “мәхәббәт” ыгы-зыгысы Россия җәмгыятенә, аеруча аның яшь катламына безгә ят булган традицияләрне кертергә маташа, моны бигрәк тә маркетологлар, шоу-бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эләктереп ала һәм бик теләп алга сөрә. Шул ук вакытта, әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге – әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә. Әгәр дә алай түгел икән, нигә соң ул алайсам Гаилә көне яки Ир һәм хатын көне дип аталмый? Шулай булса, ул мантыйкка ятышлы булыр иде. 

Католик чиркәвенең дә әлеге бәйрәмгә шик-шөбһә белән каравы да, мөгаен, шулардан киләдер. Безнең җәмгыятьтә исә ул, кызганыч ки, тиешсез һәм нигезсез дәрәҗәдә популярлык казанды. Җәмгыятебездә болай да әхлакый нигезнең һәм гаиләләрнең нык булмавын истә тоткан хәлдә, әлеге ялган бәйрәм, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләргә романтик хис өстәп, җиңеллек һәм сай карап, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк какшатуга хезмәт итә. Россиядә мөселман һәм православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре бар, аларны чит йогынтылардан саклау тиешле. Әгәр дә минем фикер дөрес булмаса, мине төзәтегез, - дип язган мөфти.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Күп кешеләр иртәгә Изге Валентин көнен, яки гашыйклар көнен билгеләп үтәргә җыена. Нигезендә мәҗүсилек яткан әлеге католик бәйрәменең шикле дини эчтәлеге хакында нәтиҗә чыгарырга алынмыйм, әмма бу уңайдан ел саен “мәхәббәт” ыгы-зыгысы Россия җәмгыятенә, аеруча аның яшь катламына безгә ят булган традицияләрне кертергә маташа, моны бигрәк тә маркетологлар, шоу-бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эләктереп ала һәм бик теләп алга сөрә. Шул ук вакытта, әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге – әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә. Әгәр дә алай түгел икән, нигә соң ул алайсам Гаилә көне яки Ир һәм хатын көне дип аталмый? Шулай булса, ул мантыйкка ятышлы булыр иде. Католик чиркәвенең дә әлеге бәйрәмгә шик-шөбһә белән каравы да, мөгаен, шулардан киләдер. Безнең җәмгыятьтә исә ул, кызганыч ки, тиешсез һәм нигезсез дәрәҗәдә популярлык казанды. Җәмгыятебездә болай да әхлакый нигезнең һәм гаиләләрнең нык булмавын истә тоткан хәлдә, әлеге ялган бәйрәм, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләргә романтик хис өстәп, җиңеллек һәм сай карап, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк какшатуга хезмәт итә. Россиядә мөселман һәм православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре бар, аларны чит йогынтылардан саклау тиешле. Әгәр дә минем фикер дөрес булмаса, мине төзәтегез.

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100