Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Телләре көрмәкләнгән, тавышы әбиләрнеке төсле". Элвин Грейны сәхнәгә эчеп чыгуда гаеплиләр

"Телләре көрмәкләнгән, тавышы әбиләрнеке төсле". Элвин Грейны сәхнәгә эчеп чыгуда гаеплиләр

news_top_970_100
"Телләре көрмәкләнгән, тавышы әбиләрнеке төсле". Элвин Грейны сәхнәгә эчеп чыгуда гаеплиләр
Элвин Грей Башкортстанның Миякә районында концерт куйганда үзен адекват тотмаган, дип гаеплиләр. Бу хакта Миякә районы төркемендә язалар.

"Беренче тапкыр концертына килдем, кешеләр мактагач. Ә монда шундый хәл. Минемчә, хөрмәт итмәү. Кешеләр ял итәргә килгән, шушының өчен түләгән", - дип язган бер укучы һәм концерттан өзекләр урнаштырган.



"Барысы да биеде, чын күңеленнән чинады. Ошатмаган кешене күрмәдем. Бәлки, арган булгандыр. Гадирәк булыгыз, кешен пычракка коендырмагыз", - дип яза Фәридә исемле укучы. 


"Шулкадәр арыган, Фәридә, хәтта бала артыннан "сфотографироваться" дигән сүзне дә кабатлый алмый", - дип җавап язганнар аңа.

"Аның каруы көлдек рәхәтләнеп", - дип барыбер яклаган Фәридә. 

"Хурлык!"
"Фәридә, исемелек иде ул, бу - факт, нотага эләкми, сүзләрен оныта. Концертка килгән һәркем моны күрде. Артист буларак ошый, әмма кичәге концерттан юшкын калды. Бик түбән дәрәҗәдә иде", - дип язган тагын бер укучы. 
"Беренче тапкыр гына шул хәл түгел инде. Әле исерек килеш җырлый, әле концертларын туктата. Сез аның фанера концертларына йөрисез һәм кыяфәтен күрүгә чиный башлыйсыз". 
"Йолдыз чире эләккән егеткә. Тамашачыларына хөрмәтсезлек күрсәтте".
"Ничек шул хәлдә балалар, яшүсмерләр алдында чыгып җырлап була?"
"Тавышы карт әбинеке төсле иде". 
"Телләре көрмәкләнгән иде. Концертның яртысыннан артыгында төркемендәге җырчылар җырлады".


"Радик арыган гына иде, эчмәгән ул, концерт ошады", - дип яклыйлар Радикны. 

Радик Юльякшинның рәсми төркемендә җырчының эчүен инкяр итеп җавап язганнар.

"Дуслар, тиз генә нәтиҗәләр ясап, артистны адекват булмауда гаепләмәгез.
Элвин Грейның концертлары көн саен, ул һәрвакыт юлда. Радикның кан басымы күтәрелеп, концертларыннан баш тартырга мәҗбүр булуын онытткансыз. Кайвакыт кешегә физик яктан авыр була икәнен уйламыйсыз. Ул тимер түгел. Ә аны эчкән, наркотик тарткан дип гаепләргә ашыгалар. 
Кан басымы күтәрелүнең ни икәнен белгән кешеләр бу хәлнең ни икәнен күз алдына китерә ала. Тамашачыны хөрмәт итмәү турында язалар, бәлки, концертны куймаска кирәк булгандыр, ләкин ул очракта кеше җыелды, концерт булмады дип гаепләрләр иде. 
Тамашачылар, гайбәт таратканчы, кеше буларак карасагыз иде".

"Без бит концерт куярга мәҗбүр итмибез. Акча түлибез. Карап кызганыр өчен түгел, нормаль концерт өчен түлибез. Безнең дә кан басымы! Ә ул безнең нервны гына чыгарды", - дип язган Лиана. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100