Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар авылында чын Гагарин кубогын тракторга "кидергәннәр" - фото

Хоккейчы Данис Зарипов "Ак Барс" клубы быел яулап алган Гагарин кубогын Дөм-Дөм авылына алып кайтты.

news_top_970_100
Татар авылында чын Гагарин кубогын тракторга "кидергәннәр" - фото
Алабуга районындагы Татар Дөм-Дөме авылы Данис Зариповның әти-әнисенең туган авылы. Данис үзе бирегә каникулларга кайта торган булган.

Спортчы Кубокны авылга алып кайткач, аның белән рәхәтләнеп шаяртканнар. Хәтта тракторга да "кидереп" куйганнар. Бу гамәлне "Трактор" хоккей командасыннан көлү дип тә кабул итүчеләр булган.
  • Быел 22 апрельдә "Ак Барс" хоккей командасы Казанда узган матчта ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды. Матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп - "Ак Барс" файдасына 4:1 булды.
Дөм-Дөмдә Кубокның "күргәннәре" телеграм-каналда чыкты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100