Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тәүбә, нинди мәҗлес бу?!" Ләйлә Галиева алып барган туйны ошатмаганнар

"Тәүбә, нинди мәҗлес бу?!" Ләйлә Галиева алып барган туйны ошатмаганнар

news_top_970_100
"Тәүбә, нинди мәҗлес бу?!" Ләйлә Галиева алып барган туйны ошатмаганнар
Җырчы Ләйлә Галиева Уфадан Шыгырданга туй алып барырга килгән һәм шул хакта яза.

"Ерак юлларны якын итеп бардык һәм бик канәгатьбез. Гадәттән тыш мәдәни халык яши монда, шундый кунакчыл. Яшьләрнең туйлары котлы булсын. Иң изге теләкләребезне җиткердек!" - ди ул.

Туйда булучылар "Бик күңелле алып бардыгыз, рәхмәт сезгә!" - дип язган. Ә укучылары исә хиҗап кигән хатын-кызларның җырлап-биеп күңел ачуын тәнкыйтьләгән.

"Тәүбә, нинди мәҗлес бу? Мөселман киемендәге хатын-кызлар үзләре биеп, җырлап йөри. Дөнья кая бара? Мондый хәлне күргән юк иде. Дөрес язгансыз Ләйлә, гадәттән тыш дип". 

Рөстәм белән Ләйлә Галиевалар мәҗлестә катнашканнарны якларга тырышкан:

"Юк, апа, алар шулхәтле итагатьле. Динле, матур кешеләр, туган җанлы. Гадәттән тыш ул - алкогольсез. Туй шәп, безгә бик ошады". 

Әмма дин сагындагылар тынычланмаган. 

"Ислам динендә булган кешеләр мәҗлесләрдә биеп-җырлап йөргәнгә аптыратты. Мөселман кешесе ул Ислам динендә, намаз укып, дин юлында Коръән кануннарын үтәп яши торган кеше. Хиҗап киеп җырлап, биеп йөрмәсен. Белергә кирәк инде үз динеңне, теләсә нинди сүзләр язып ятмагыз. Ислам динендә тыелган эш ул, укыгыз, белерсез".

Бу укучыларны гаҗәпләндергән.

"Нәрсә булган мөселманнар биеп йөргәнгә. Гел туйларда биеп-җырлап утыралар, юк нәрсә язып ятмагыз".
"Мөселманнар биеми, җырламый дамыни?" 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100