Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде": Ришат Төхвәтуллин үзенә аяк чалучыларга мөнәсәбәтен әйтте

"Сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде": Ришат Төхвәтуллин үзенә аяк чалучыларга мөнәсәбәтен әйтте

news_top_970_100
"Сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде": Ришат Төхвәтуллин үзенә аяк чалучыларга мөнәсәбәтен әйтте
Ришат Төхвәтуллин үзенә аяк чалучыларга карата фикерен инстаграмдагы сәхифәсендә үзе язды.

"Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Аңлатып торырга да кирәкмидер - бу барыгызның да күз алдында булды. Инде төшенкелеккә бирелә башлаган чакларымда "Агымсу" җыры мине үзе эзләп тапты кебек. Ул авырлыкларны мин җыр белән җиңдем! Шуның өчен дә бик кадерле ул миңа!

Иң авыр минутларда бик зирәк кеше: "Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар" - дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм", - ди ул.

"Сөю бар әле" дигән җыр да шул хакта икән. 

Инстачылар бертавыштан Ришатны мактый, аңа уңышлар телиләр. "Тормыш җиңел генә барса, кызыгы булмас иде", - дип юаталар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Үз гомеремдә миңа бик күп авырлыклар, сынаулар һәм хыянәт аша үтәргә туры килде. Аңлатып торырга да кирәкмидер - бу барыгызның да күз алдында булды. Инде төшенкелеккә бирелә башлаган чакларымда "Агымсу" җыры мине үзе эзләп тапты кебек. Ул авырлыкларны мин җыр белән җиңдем! Шуның өчен дә бик кадерле ул миңа! Иң авыр минутларда бик зирәк кеше: "Сиңа аяк чалучылар күп булыр. Беркайчан да үзеңнән һәм кешеләрдән өметеңне өзмә! Таш белән атканга, аш белән җавап кайтар" - дип киңәш бирде. Шул киңәшне истә тотып, мин әле дә үз юлымнан тайпылмыйча ныклы адымнар белән алга барам! Иң мөһиме мин яраткан, күңелемә якын эш белән шөгыльләнәм һәм ихластан аяк чалучыларга тик яхшылык телим! Берсенә дә ачу сакламыйм! Бу җырым да шул хакта..

Публикация от Rishat Tukhvatullin  (@rishat_thv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100