Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә интим фотолары белән танылган Ләйсән Басыйрова "Бәхетле" егетенә кияүгә чыкканмы?

Социаль челтәрләрдә интим фотолары белән танылган Ләйсән Басыйрова "Бәхетле" егетенә кияүгә чыкканмы?

news_top_970_100
Социаль челтәрләрдә интим фотолары белән танылган Ләйсән Басыйрова "Бәхетле" егетенә кияүгә чыкканмы?
Интим фотолары белән танылган элекке "Болгар кызлары" триосы солисткасы Ләйсән Басыйрованың "Бәхетле" төркеме солисты Филүс Вәлиев белән бергә төшкән туй фотосурәтләре интернет челтәрендә пәйда булды.

Филүс - Бүздәк районының Түреш авылы егете. Җыр-моңга гашыйк гаиләдә туып-үскән. Әти-әнисе, туганнары да бик матур җырлый. Яшь җырчы сәнгать институтында белем ала. Октябрьский шәһәрендәге музыка училищесын тәмамлый. Санкт-Петербургтагы җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә.

Бер әңгәмәдә: "Кызларда нинди сыйфатларны үз итәсез? Булачак тормыш иптәшегезнең җырчы булуын теләр идегезме?" дигән сорауга Филүс: "Тыйнак, ягымлы, әти-әниләрен хөрмәт иткән кызлар ошый. Йөрәк ничек куша бит, сөекле кешем эстрада дөньясыннан да булуы ихтимал", - дип җавап биргән иде.

"Филүс Вәлиевкә, әти-әнисен шатландырып, матур гаилә коруын, бәхетле, мәхәббәтле булуын телибез", - дип язылган "Бәхетле" төркеме фан группа битендә.


Халык исә Ләйсәннең кияүгә чыгуы турындагы яңалыкка аптыраган, ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. "О, котлыйм чын күңелдән, Филүс. Бәхетле булыгыз", "бу хәбәр дөрес түгелдер, Филүс бит әле бу хәбәрне үзе расламады", "бы монтаждыр, мөгаен. Беркайда да бергә төшкән фотолары юк, ышанмыйм", "мин дә ышанмыйм, Филүс бернинди туйга да әзерләнмәгән иде", "яшьләрне котлыйбыз", "бәхетле булсыннар", - дип язганнар.

Күбесе әлеге фотоларның фотошоп икәнен әйткән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ИҢ БӘХЕТЛЕ ЕГЕТЛӘРНЕҢ БЕРСЕ ӨЙЛӘНГӘН?! "Бәхетле" төркеме солисты Филүс Вәлиевнең туй фотосурәтләре интернет челтәрендә пәйда булды. Бәхетле егетнең йөрәген яулаган иң бәхетле кызның исемен әлегә ачыклап өлгермәдек. Филүс - Бүздәк районының Түреш авылы егете. Җыр-моңга гашыйк гаиләдә туып-үсә. Әти-әнисе, туганнары да бик матур җырлый. Яшь җырчы егетебез сәнгать институтында белем ала. Октябрьский шәһәрендәге музыка училищесын тәмамлый. Санкт-Петербургтагы җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә. Бер әңгәмәбездә: "Кызларда нинди сыйфатларны үз итәсез? Булачак тормыш иптәшегезнең җырчы булуын теләр идегезме?" дигән сорауга Филүс: "Тыйнак, ягымлы, әти-әниләрен хөрмәт иткән кызлар ошый. Йөрәк ничек куша бит, сөекле кешем эстрада дөньясыннан да булуы ихтимал", - дип җавап биргән иде. Филүс Вәлиевкә, әти-әнисен шатландырып, матур гаилә коруын, бәхетле, мәхәббәтле булуын телибез. @filusvaleev @lisuash #группабахетле #казань #уфа #башкортостан #фангруппабахетле #филюсвалеев #бахетле #татарстан #лейсанбасырова #татарстан #свадьба #татэстрада #башэстрада #молодожены #бракосочетание #праздник

Публикация от Официальная фан-группа bahetle (@fan_gruppa_bahetle)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100