Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Согдиана өченче тапкыр әни булган!

Согдиана өченче тапкыр әни булган!

news_top_970_100
Согдиана өченче тапкыр әни булган!
Җырчы Согдиана өченче тапкыр әни булган - тагын бер малай!

Шатлыклы хәбәре белән Согдиана инстаграмында уртаклашкан.

"Дөньяга килүең белән, кадерлем! 3650 грамм чиксез мәхәббәт. Мин әле 38 атнаның шулай тиз узганына ышанмыйм", - дип язган җырчы.


Ул йөклелек чорын актив уздыруы турында хәбәр иткән. Бәлки шуңадыр, аның бәбие әнисенең фотосессиясе вакытында дөньяга килергә ашыккан. "Тиз генә клиникага китәсе булды. Бик курыктым, әмма табибка шалтыраткач, тынычландым", - дип язган ул. 

Согдиана бала тудыру йортына рульдә үзе килгән.

Согдианага 35 яшь, ул "Фабрика звезд" телепроекты аша танылды. 

Җырчының өч баласы да өч ир-аттан, ягъни Согдиана өченче мәртәбә кияүдә. Улы Арджуан Һиндстан эшмәкәре Раман Говиндадан, Микаил - олигарх Бәшир Куштовтан. Өченче баласы Максим исемле ир-аттан, аның дәүләт хезмәткәре булуы билгеле. 

Быел Согдиана татар җырчысы Гүзәл Уразованың туган көне уңаеннан Пирамидада узган концертында чыгыш ясаган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100