Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Синең җырларың беркайчан да зур акча китермәячәк”. Римма Никитинаны туй алдыннан шулай кимсетеп ташлаган егете кире кайтырга тели

Татар эстрадасы җырчысы Римма Никитина Инстаграм аккаунтына хыянәт итүләр кешене көчлерәк итә, бумеранг кире кайта дип язып калдырган фото куйган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе җырчыдан бу хакта сорашты.

news_top_970_100
“Синең җырларың беркайчан да зур акча китермәячәк”. Римма Никитинаны туй алдыннан шулай кимсетеп ташлаган егете кире кайтырга тели

Римма Никитина “Татар-информ” хәбәрчесенә бу постка мондый аңлатма бирде.

- Минем тормышымда булган хәлләр ул. Шактый хыянәт итәләр, өмет өзелә, менә шул. 4,5 ел ярым йөргән егетем белән туй алдыннан аерылыштык. Кияүгә чыгарга тиеш идем, ә ул мине ташлады. Мин бит шушы хәлләрдән соң карьера ясый башладым. 2 ел элек булган хәл инде бу, кияүгә чыгарга тиеш идем шул... Соңгы арада хыянәтчелек бик күп булды.

Римма бу егетнең нинди сүзләр әйтеп ташлап китүен дә сөйләде.

- Шуннан соң 1 елдан соң бу егет кире кайтты. Ул арттан йөри, мин аны кабул итмәдем. Бәлки ул мин күтәрелгәнгә кайтмакчы буладыр, кем белгән. Ул мине “Синең җырларың беркайчан да зур акча китермәячәк”, дип ташлады. Мин аны кире кабул итмим. Мин бер өзәм икән, бүтән кире кайтармыйм.

- Римма, сез хыянәт итүләр күп булды дисез. Кемнәрне әйтәсез сез?

- Соңгы арада кичерешләр бик күп булды. Бик озак еллар дус булып йөргән кешеләр дә хыянәт иттеләр. Шундый сүзләр ишеттем, шулай ук бик авыр булган иде. Аннары кемгәдер синең күтәрелүең бик ошамый. Иң мөһиме, якын кешеләр бит әле ул. Иң якын кешеләр моны күтәрә алмыйлар. Әйтәләр бит әле, дөрес икән ул сүз: шатлыгыңны уртаклашырга кешең булырмы икән дип. Кайгыны уртаклашырга кеше бик күп була. Нәкъ менә иҗади яктан күтәрелгәнне күп кеше кабул итә алмый. Ә бу миңа нинди авырлык белән бирелүен мин үзем генә беләм.

Римма Никитинаның егете әлегә юк. Ул хәзерге вакытта тулысынча эш белән шөгыльләнә.

Обида, боль, переживания, измена, расставания, предательство, зависть.... делают нас сильнее!!!‼️А теперь, смотри и наслаждайся, как маленькая девочка сворачивает горы и как танк идёт к своей цели! Всему своё время, бумеранг возвращается.‼️ P.S.‼️ Скоро «Йормэ син» Нет любви, занимайся творчеством! #rimmanikitina #нетлюбвизанимайсятворчеством #ясильная #римманикитина #всегданапозитиве #казань #моихорошиезажжем #скоро #пою

Публикация от Римма Никитина (@rimmanikitina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100