Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Синең белән ирең йокламыйдыр": Зәмирә Рәҗәпованы карт дип кимсеткәннәр

"Синең белән ирең йокламыйдыр": Зәмирә Рәҗәпованы карт дип кимсеткәннәр

news_top_970_100
"Синең белән ирең йокламыйдыр": Зәмирә Рәҗәпованы карт дип кимсеткәннәр
Зәмирә Рәҗәповага төрле хәбәрләр язып, кимсетмәкче булалар икән. Бу хәбәрне ул инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

"Синең белән ирең йокламыйдыр да, карт бит син", - дип язган аңа бер кеше.

Зәмирә үзе аптырап тормаган. "Юк, йокламый. Минем белән йокыга китеп булмый", - дип җавап кайтарган ул.

"Уф, кешеләр, ник сез шундый", - дип көрсенә Зәмирә.

Инстачылар нигә мондый хәбәрне челтәргә куясың, язар әйбер беткәнмени, дип сорый. "Үзең укыгач җитмәгәнмени, бөтен кеше белергә мәҗбүри түгел бит", - дип яза бер инстачы.

"Бик кызмагыз әле, бу бит уйдырма, язылучыларны активлаштыру өчен", - дип фаразлый башка берәү.

Зәмирә сорауларга җавап биргән. "Күз алдыгызга да китермисез, шундый хәбәрләрнең күпмесен урап узам мин. Ләкин монысына күз йома алмадым", - ди ул.

Инстачылар шундый хәбәр язган кешенең фотосын куярга сорый, аны "бәхетсез" дип язалар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100