Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син кечкенә — бала чыга алмас»: Зәмирә Рәҗәпова ничек итеп бала тапканын сөйләде

Зәмирә иртән бизәнеп, чәчләрен бөдрәләтеп, диванга чыгып утырган.

news_top_970_100
«Син кечкенә — бала чыга алмас»: Зәмирә Рәҗәпова ничек итеп бала тапканын сөйләде

Урамда һава торышы салкынайта дигән фараз Зәмирә Рәҗәповада ностальгия уяткан булса кирәк. «Хак булса, синоптиклар 44 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлый», дип башлаган ул инстаграмдагы постын. Һава торышы белән башланган кыйсса бәби табу турында икән.

«Хәтерлим, Аяз туган елны да февраль шулкадәр салкын иде… 5 февральдә бала тудыру йортына килдем, 42 атна. Мин шуууундый зур, Титаник кадәр хис итә идем үземне, чак йөрим», ди ул.

Зәмирәнең табибы Вилена Борһановна булган. Зәмирә бала табарга куркуын әйткән. Вилена Борһановна исә шаярткан: «Әйдә көтик, бәлки үзеннән-үзе бетәр».

Кендек бавы баланың муенына чорналган булганга, Зәмирәгә кесарев кисеме ясарга планлаштырганнар. Ул «үзем табам» дип каршы килеп маташкан.

«Үзең табу куркыныч. Бала зур, 4,5 кг чамасы. Ә син кечкенә. Бала чыга алмас. 2 минут эчендә бала тончыгырга мөмкин. Бала туа башлагач, операциягә әзерләп өлгертә алмыйбыз. Кимендә 10 минут вакыт кирәк», — дип аңлаткан табиб.

Зәмирә, әлбәттә, куркып калган. Табиб консилиум җыеп хәл итәсен әйткән. «Мине палатага озаттылар. Ятам шулай көтеп. Бала селкенми дә. Алтысы көнне Вилена Борһановна кереп, 8 февральдә иртәнге тугызда планлы операция буласын әйтте. Курку, борчылу, кызыксыну, әллә нинди хисләр бөтерелә күңелдә. Мин әйтәм: әйдәгез, 7 февраль. Табиб: «урын юк, сигезе була», диде. Ә җидесе башланса, табабыз инде. Шуңа да ятыбрак тор, күп йөрмә, дип чыгып китте. Җидесе башланса ярар иде дип көтеп карадым, булмады», - дип дәвам итә Зәмирә. 

Авырлы хатынны кичтән әзерли башлаганнар. «Кичке ашны бирмәделәр, иртәнге тугызда алып китүләрен көтеп ятам. Иртәнге җидедә үк бизәнеп, чәчләремне бөдрәләтеп, диванга чыгып утырдым. Узып баручы Светлана Владимировна (ул вакытта икенче улымны нәкъ аның белән табасымны белми идем әле) сорый: «Кая җыендыгыз», ди. Мин «бала табарга», дим. Ә ул ирен чите белән елмаеп, «ну, артистлар», диде. Ун тулды, минем арттан килүче юк. Унбер… Үтереп ашыйсы килә. Бервакыт коридор башында Вилена Борһановна күренде. «Вилена Борһановна, мин кайчан?». «Утыр әле. Планнан тыш, ашыгычлар килде». «Минем ашыйсы килә бит». «Балакай, син ач бит! Зоя апа, глюкоза ясагыз әле», ди табиб. «Юк, юк, мин түзеп торам, укол кирәкми», дим. «Син түзәрсең дә, бала ач», ди табиб. Белсәгез сез ул глюкозаның нинди авырттыра торган укол икәнеен. Күздән яшьләр бәреп чыкты…», дип искә алган Зәмирә.

Инстачылар да бала тапкандагы хис-кичерешләрен язып калдырганнар. Вилена Борһановнаны белүчеләр дә шактый булып чыккан.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хак булса, синоптиклар 44 градуска кадэр салкын булачак , дип фаразлый. . . . Хэтерлим, Аяз туган елны да, февраль шул кадэр салкын иде... 5 нче февральдэ роддомга килдем, 42 атна. Мин шуууундый зур, Титаник кадэр хис итэ идем уземне, чак йорим. Минем арач Вилена Бургановна белэн сойлэшэбез , приемныйда: - Как себя чувствуешь, ничего не болит? - Не болит. Я просто очннь боюсь. - Чего боишься? - Рожать. - (колэ) Давай подождем, может рассосется. Скорее всего мы сделем плановое кесарево. У ребенка 2 ное обвитие пуповиной в области шеи. - Нет, я аама смогу. - Сама, опасно. Вес у ребенка большой, где то 4,5 кг. А ты маленькая, не вылезет. За 2 минуты ребенок может задохнутся, а подготовить к операции во время родов можем не успеть, как минимум 10 минут нужен. Элеге сузлэрдэн сон мин элбэттэ курка калдым. Табиб, консилиум жыеп хэл итэбез , диде. Мине палатага озаттылар. Ятам шулай котеп. Э бала селкенми дэ. 6 сы конне, Вилена Бургановна кереп , 8 нче февральдэ иртэнге 9.00 плановый кесарево булачак, дип хэбэр итте. Курку, борчылу, кызыксыну эллэ нинди ярсу хислэр ботерелэ иде кунелдэ. Мин эйтэм, эйдэгез 7 февраль. Табиб эйтэ, юк, 7 се урын юк, 8 ди. Э 7 се башланса, башланса табабыз инде, шуна да ятыбрак тор, куп йормэ, дип чыгып китте. 7 се конне башланса ярар иде дип йореп-йореп карадым, булмады. Мине кичтэн эзерли башладылар, кичке ашны бирмэделэр, иртэнге 9.00 алып китулэрен котеп ятам. Иртэнге 7.00 дэ ук бизэнеп, чэчлэремне бодрэлэтеп диванга чыгып утырдым. Узып баручы врач Светлана Владимировна ( ул вакытта, икенче улымна нэкъ менэ анын белэн табасын белми идем эле) сорый: "Девушка, а вы куда это так собрались?" Мин: "Рожать!". Э ул ирен чите бн генэ елмаеп: "Ну, артистыы". 10.00 тулды минем арттан килуче юк, 11.00... утереп ашыйсы килэ... бервакыт коридор башында Вилена Бургановна куренде. "Вилена Бургановна, мин кайчан?". "Сиди пока, внеплановые пошли, срочные". "Я кушать хочу?". "Балакай, ты ж голодная. Тетя Зоя, сделайте ей глюкозу", "Юк, юк, я потерплю, не надо укола". "Ты то потерпишь, у тебя ребенок голодный" . Белсэгез сез ул глюкозанын нинди авырттыра торгпн укол икэнеен. Куздэн яшьлэр бэреп чыкты... ( сойлимме тагын?)...

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100