Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шиңмәсә бүләк тә итмәс идең” - Җәвит Шакировны дусларына шиңгән чәчәк бүләк итүдә гаепләгәннәр

"Шиңмәсә бүләк тә итмәс идең” - Җәвит Шакировны дусларына шиңгән чәчәк бүләк итүдә гаепләгәннәр

news_top_970_100
"Шиңмәсә бүләк тә итмәс идең” - Җәвит Шакировны дусларына шиңгән чәчәк бүләк итүдә гаепләгәннәр
Җәвит Шакиров бакчада чәчәкләр янында фотога төшкән һәм “Бу чәчәкләр барысы да минем дусларыма, кабул итеп алыгыз! Җәй чәчәкләр, кыш кар бирермен. Сезнең өчен берни дә жәл түгел”, - дип язган.

Инстадуслары сулган чәчкәләр бүләк итүне гаепләп комментарийлар калдырган: “матур чәчәкләр бүләк ит дусларыңа”, “шиңмәсә бүләк тә итмәс идең”, "бу чәчәкләр шиңгән, үзең төсле”.

Җәвит Шакиров аптырап калмаган. “Яңгыр яуса, хәзер торып басалар алар” һәм “чәчәкләр генә шиңгән - үзем мин шиңми торган гөл – тигәнәк” кебек җаваплар язып калдырган.

Инстачылар арасында “көзен һәм язын” ни бирәсең дип язучыга “язын яңа шытып чыккан үлән, көзен - сары яфрак" дип җавап биргәннәр. Артист бу җаваптан кәнәгать калуын белдергән.

Артистның социаль челтәр дуслары арасында аны яклап язучылар да бар: “Шиңсәләр дә, чәчкә чәчкә инде ул. Рәхмәт, Җәвит”, “Җәвит, җаным! Күңелең киң булсын, эш чәчәктә түгел”, “рәхмәт, бигрәк юмарт син”, “аның исе бик тәмле. Рәхмәт, Җәвит абый”, - дип язган алар.   

/div>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100