"Музыкант җырчыны тулыландырып тора дип, Салават басым ясады"
- Шәфәгать абый, хәзер ниләр эшләп ятасыз?
- Мин бүгенге көндә аппаратура белән, тавыш режиссеры буларак эшли башладым. Музыка ул чир кебек, аны ташлап булмый. Үзем олыгаеп барсам да, яшьләр белән эшлисе килә. Кайчагында әйтеп тә куям инде: бабай булып беттем, ә бала-чагалар белән барыбер эшләп йөрим дип. Ләкин күңелле.
- Сер түгел: халык сезне Салаватның баянчысы буларак белә. Яшь чакларны искә төшереп алыйк әле...
- Яшь вакытлар кайвакыт искә төшә. Аның китап итеп язарлык урыннары да күп буладыр инде. Ул Салаватның да яшь чагы, минем дә яшь вакыт. Утыз яшь бит инде ул ир-атның иң шәп чакларының берсе. Шул вакытта без Салават белән танышып, эшли башладык. Ул чагында аның заманы да икенче булгандыр, әлбәттә. Без күп эшләдек. Ул вакытта әле сиңа акча да кирәк түгел, башкасы да. Көненә икешәр-өчәр концерт эшли идек. Бер генә концерт куйган көннәр аз булгандыр ул вакытта. Дөресен генә әйткәндә, без Салават белән эшли башлаганчы җырчылар беренче урында торсалар да, музыкантларны бик күрсәтмиләр иде. Ә бу беренче Салаваттан башланды. Музыкант җырчының тулыландырып торган өлеше икәненә Салават басым ясап, алып чыкты. Шуңа күрә мин халыкка да бик рәхмәтле, Салаватка да.
Салават белән Шәфәгать Салихов 1989 елда бергә эшли башлый. "Гармунчыга" җырын Салават Фәтхетдинов баянчы дустына багышлап җырлый.
...Гармун сайрый, сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйне-көйгә ялгый-ялгый
Бер егет гармун сайлый...
Хәтерлим, Салават белән эшли башлаганда, ике бүлмәле фатирда, аппаратура куеп, кичләрен өйдә концерт программасы төзи идек.
Ул вакытта мин Чаллы шәһәренең "ЗЯБ" бистәсендә тора идем. Ул авыл сыманрак инде. Мин урамга чыксам, апалар-абыйлар сезнең бүген репетиция ничәдә башлана, дип сорап куялар иде. Чөнки алар капка төбенә утырып, концерт тыңлыйлар иде.
Кызык моментлар күп булды инде. Китап язарлык. Әле пенсиягә чыккач, язарбыз.
- Шәфәгать абый, инде ничә еллар үткәнән соң, ул вакытларны сагынып искә аласызмы, әллә кара әле, авыр булган икән, дисезме?
- Әлбәттә, сагынып искә аласың. Беренчедән, яшьлек бит ул. Бәлки авыр булгандыр. Тик ул вакытта авырлык сизелми, дөресен генә әйткәндә. Халык мәхәббәте ул бөтенесен дә оныттыра. Мин әле бүген дә нинди генә коллектив белән килсәм дә, халык танып, барысы да минем белән сөйләшә. Бу бит барысы да Салават белән эшләгән вакыттан калган хөрмәт. Мин аны югалтмагач, ул минем өчен икеләтә бәхет дип саныйм.
VIDEO
"Бәлки башка профессия сайлар идем дә, бала вакытта сәламәтлегем белән проблемалар булган"
- Сезнең гаиләдә берсе дә баянда уйнамаган бит. Сез бу өлкәгә каян кереп киттегез?
- Әти дә, әни дә гомер буе Азнакай районында колхозда эшләде. Әти шофер иде, әни колхозчы. Безнең әтиләр алты бертуган үскән. Барысы да авылда яшәде. Шуңа икетуган туганнар минем бик күп. Әти тальянда уйный иде. Әти-әни мәрхүм инде. Әти соңгы көннәренә кадәр Сабан туйда гармун тавышы чыгара иде. Иртәгә Сабан туе дигән көнне әти капка төбендә гармун уйный. Димәк, иртәгә - бәйрәм. Аны бөтен халык белеп тора иде.
Гармун уйнау ул барыбер миңа әтидән килгәндер. Әни җырлый белми иде. Аның көе дә юк иде. Ә әти, аның туганнары аз булса да гармун тарта. Мин бәлки бөтенләй башка профессия кешесе булган булыр идем. Бәләкәй чакта минем сәламәтлек белән кыенлыклар булды, ә кеше буласы килә бит. Мин кечкенә чакта авылда музыка мәктәбе ачтылар. Мин анда төгәл ике атна укыдым. Ике атнадан мәктәп ябылды. Шул ике атна эчендә гармунга тартылдым. Аннан әкренләп үзлегемнән уйнап киттем.
- Балаларыгыз музыка белән кызыксынамы?
- Олы балалар үскәндә без яшь идек, ул вакытта бала үстерүнең тәмен тоеп бетермисең. Икътибар да бик җитеп бетмидер. Кечкенәләре музыка мәктәбенә йөри, малай да, кыз да. Малай баян классына йөри. Ул музыкант булыр дип уйламыйм. Математиканы яхшы белгәч, ноталарны тиз үзләштерде. Ул, утыр әле, дисәң, нота белән уйнап бирә. Эндәшмәсәң, баянның кырыеннан үтеп тә китәргә мөмкин. Бәләкәй кыз беренче ел гына скрипкага йөри башлады. Мин аны бөтенләй скрипканы ошатмас дигән идем. Бик яратып йөри.
- Шулай да, Шәфәгать абый, баланың күңеленә ирек бирергә кирәк, дип саныйсыңмы?
- Баланың күңеленә ятмый торган эшне көчләп эшләтергә ярамый. Ә әхлакый тәрбия мәсьәләсе, әлбәттә, әти-әнидән, мәктәптән килә.
VIDEO Мин 1981 елда өйләндем, 1982 елда кыз туды, аннан малай. Ләкин 15 ел яшәгәннән соң, хатын каты гына авырып, безне калдырып китеп барды. Авыр булса да, ир-ат барыбер ялгызы яши алмый. Минем дә яшь чак, балалар да бәләкәй. Менә 15-16 ел хәзерге тормыш иптәшем белән гомер итәбез. Тагын бер малай һәм бер кыз үстерәбез.
- Беренче гаиләдәге малай белән кыз өйләнеп, кияүгә чыкканнардыр?
- Әлбәттә. Кыз Түбән Камада яши, ике онык бар - малайлар. Малай әле узган ел гына өйләнде. Менә-менә онык туарга тора. Икенчеләре бәләкәй әле. Өйдә күңелле. Кайчагында кайсы почмактан үтим икән дип йөрисең. Кеше җыела. Кияүләр, оныклар, бала-чагалар белән шактый күбәеп китәбез.
"Хатын белән ара 20 яшь"
Икенче тапкыр өйләнгәндә миңа 38-39 яшь иде. Ә Ларисага тулыр-тулмас 20 яшь. Ул студент. Иптәш кызлары чыкма, карт бит инде ул, диделәр. Минем иптәш малайлар кайберләре шулай ук өйләнмә, яшь бит әле ул, тора алмассыз, диде. Өйләнешмәгез диючеләрнең яртысы аерылышып, таралышып бетте. Без һаман яшибез әле. Ларисага бик зур рәхмәт. Яшь кенә булуына карамастан, шул кадәрле дөньяны аңлап, алып кереп китте. Авыр чаклар да булгандыр. Ларисага рәхмәт әйтәсем килә. Тормышны ул алып бара. Минем холык йомшаграк.
- Моның белән нәрсә әйтергә телисез?
- Мин уйларга, әмма эшләмичә калырга, соңрак дияргә мөмкинмен. Лариса әкренрәк уйлый. Тик бер тотынган эшне азакка кадәр алып барып җиткерергә тырыша. Русча әйткәндә, гаиләнең стержне Лариса. Ул нәрсә эшләргә икәнен, ничек эшләргә икәнен дә белә. Яшь булуына карамастан, минем ике баланы да карап үстерде.
- Үзегез дә әйттегез, хатыныгыз белән яшь аермасы 20 яшь...
- Мәзәккә әйләнгән вакытлар да бар инде. Хатын балалар шифаханәсендә тәрбияче-педагог булып эшли. Балалар күп. Барысын да карарга кирәк. Ларисаның телефоны берсендә өстәлдә калган. Мин шалтыратканда, телефоны экранында минем рәсем чыга. Бер бала моны күргән дә, апа, сезгә шалтыраталар дигән. Ярар, рәхмәт, дигән Лариса. Ә бу кем була, дип сорый икән теге бала. Бу минем тормыш иптәшем, дигәчтен: "У-у-у, бигрәк иске икән бит инде бу сезнең", дип әйтә ди. Чыннан да, мәхәббәттә яшь кенә роль уйнамый, дип саныйм мин. Бәлки ул мине яшәртәдер, картаерга ирек бирми. Тик мин аны картайтам...
- Сез гел гастрольдә йөргәч, төрле сүзләр дә ишеттерәләрдер? Гайбәт тә бик күп йөридер...
- Аллага шөкер, хатын кеше сүзенә карап тормый. Без икәү тора башлагач, аның дус кызлары да бер-ике генә калды. Кеше сүзен тыңламый да. Кеше сүзе кеше үтерә дигәнне яхшы аңлый. Шуңа икебез аралашып яшибез.
- Әтиегез биргән киңәшләрнең иң истә калганнары бармы?
- Әти әйтә иде: бервакытта да хатын-кыз күңелен рәнҗетмә, хатын-кызга яхшы мөнәсәбәттә бул. Сиңа әйбәт мөнәсәбәттә булсалар, син дә шундый мөнәсәбәттә булырга тиеш. Мин мәхәббәтнең нигезе дә шуннан башланадыр дип уйлыйм. Минем бер дә Ларисаны рәнҗетәсе килми. Бәлки минем гаеп белән авырлык китергән вакытлар да булгандыр. Тик мин хөрмәт итәм, яратам. Чыннан да, хатын-кыз өчен яшәргә кирәк.
Гаиләне саклап, дөресләп алып баручы барыбер хатын-кыз. Ул түзем дә, ул сабыр да, ул эшчән дә, тырыш та. Бөтен нәрсә хатын-кызда. Мин оят булса да әйтим, өйдә кадак та каккан юк. Вакыт-вакыт хезмәт хакы алып кайтам...
Хатыны Лариса: "Шәфәгатькә кияүгә чыгу башыма да килми иде"
- Шәфәгать абыйның Салават белән эшләгән вакытларын беләсезме? Ул вакытта сез бит әле бала гына булгансыз...
- Мин туган елны Шәфәгать эшкә урнашкан. Беренче эш стажы мин туган елны 1977 елда башланган.
- Сәхнәдән аны карый идегезме?
- Ышанасызмы, башка да килми иде Шәфәгатьнең хатыны булырмын, аңа кияүгә чыгармын дип.
- Уйнаулары ошый идеме? Һичьюгы, күңелегезнең керфеге булса да селкенә идеме?
- Күңел дөньям белән минем бәләкәйдән үк җырлыйсы килә иде. Сигезенче класстан әнигә Алабугага укырга барасым килә, дидем. Апаң да тугызынчы класстан чыгып китте, син дә чыгып киткәч, миңа күңелсез була дип, җибәрмәде. Шуңа җырлыйсы килү теләге минем хыялымда гына калды. Шәфәгатьнең баянда уйнавы бәлки шуңа күңелгә кергәндер...
- Шәфәгать абыйга кияүгә чыгарга курыкмадыгызмы? Сер түгел: ул сездән 19-20 яшькә өлкәнрәк, әти-әниегез дә каршы килгәндер, дусларыгыз да... Сүз әйтүчеләр булдымы?
- Шунысы кызык: әни бер нәрсә дә әйтмәде. Ярый да димәде, юк та. Чөнки мин бәләкәйдән үк нәрсә уйласам, шуны үземчә барыбер эшли идем. Әни янына Шәфәгать белән кайттык. Менә өйләнешәбез, диеп. Әни ризалыгын бирде.
- Үзегез курыкмадыгызмы соң?
- Эчтән бәлки курыкканмындыр да. Шәфәгатьне күптәннән белгәнгә, яхшы кеше булуын белә идем. Ике баласы: берсенә унбиш, икенчесенә ун яшь. Балаларын да жәлләгәнмендер. Ир-ат кеше үзе генә барыбер балалар үстерә алмый.
- Шәфәгать абыйның да ике баласын тәрбияләү сезгә җиңел бирелдеме?
- Баштагы елларда авыррак та булгандыр. Үзем дә яшь бит инде. Аңлап та бетермәгәнмендер. Тора бара аңлаштык, җайлаштык. Хәзер инде үстеләр. Үзебезнең дә ике бала бар. Мин үземне дүрт бала анасы итем тоям инде хәзер. Оныклар әби дип йөриләр. Яшь булсам да.
"Гайбәтләрне күп сөйләделәр, күп сүзләр җиткерделәр"
- Гайбәтне күп сөйләделәр, күп сүзләр ишетергә туры килдеме?
- Күп сүзләр җиткерделәр, күп гайбәт сөйләделәр. Элегрәк бик авыр кабул итә идем. Хәзер икътибар итмәскә тырышам. Һәр гаиләнең дә үз проблемалары, кешегә әйтми торган серләре була. Без менә 16 ел яшибез инде. Шундый нәтиҗәгә килдем: гаилә 70-80 процент хатын-кыздан тора. Бигрәк тә иҗат кешеләре аерым бер мохиттә яши. Алар турында сүз сөйләмәсәләр, димәк, аның хакында онытырлар иде.
- Шәфәгать абый бик күп гастрольләрдә йөри, күп җырчылар белән эшли. Аның шулай өйгә кайтып та кермәвенә ачуыгыз киләме?
- Юк, чөнки мин кияүгә чыкканда кемгә чыкканымны белеп чыктым бит. Иҗат кешесенең аның гомере - гастроль. Өйләнешкән мәлләрдә бик авыр иде. Ул әле ишектән чыгып китмәгән, мин инде сагынып елый идем. Хәзер инде ияләштек.
- Ә балаларыгыз ничек кабул итте?
- Алар белеп тора әтиләренең гастрольдә булуын. Алар сорау да бирми, әти кая дип тә сорамый. Кайчан кайта дип кенә сорыйлар.
- Ә Шәфәгать абый үзе нинди әти?
- Ул йомшак кеше, аның күңеле әйбәт. Ул бервакытта да каты бәреп әйтми, кычкырмый, кеше рәнҗетми. Балаларга килгәндә, ул бик яхшы әти. Безнең бәләкәй кызыбыз Миләүшәгә ике яшьләр булгандыр. Шәфәгать кайтып кереп, диванга утыра. Миләүшә носкиларын салдыра. Аякларыннан үбә башлый. Әтисен шул кадәр ярата. Шул күренешләргә карап торам да, күңелем сөенә. Чөнки мин әтисез үстем. Миңа биш ай, апага өч яшь чакта әти вафат булды. Егерме яшькә кадәр минем әти дигәнем булмады. Кияүгә чыккач, мин Шәфәгатьнең әтисенә авыз тутырып, рәхәтләнеп әти диеп әйтә алдым.
"Ир-ат үзен бәйдәге эт итеп хис итәргә тиеш түгел"
- Шәфәгать абый гастрольләрә йөргәч, бөтен өй эшләре сезгә каладыр бит инде?
- Шулай. Бөтен өй эшләре минем җилкәдә инде. Балалрны мәктәпкә озатырга, каршы алырга. Музыка мәктәбенә илтәргә, алып кайтырга. Кран ватылып су акса, үтүк ватылса да ясыйм. Көтеп утырсаң булмый. Шуңа тиз генә ясап куям.
- Күп хатын-кызлар ирләрен тикшерә. Сездә андый әйбер бармы?
- Мин көне буена бер тапкыр да шалтыратмаска мөмкинмен. Ир-ат ул үзен бәйдәге эт итеп хис итәргә тиеш түгел. Мәхәббәт булса, гаилә тату була.
- Баянчыга кияүгә чыккач, үзегез дә җырлаганыгыз бармы?
- Җырларга иде дигән уй белән яшәдем һәм утыз яшьтә беренче тапкыр җырлап карадым.
- Ошадымы соң?
- Шәфәгатькә ошады.