Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның улы Россия чемпионы булган

"Рөстәм Фәтхетдинов - Россия чемпионы. Бу безнеке генә түгел, бу - бөтен Татарстан җиңүе. Ура!" - дип сөенечен уртаклашты Салават Фәтхетдинов.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның улы Россия чемпионы булган
Ралли-кросс буенча Россия чемпионаты Рязань шәһәре янында "Атрон" автоспорт комплексында 15-16 июльдә  уза. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Курск, Тольятти, Самара һәм башка шәһәрләрдән 43 спортчы катнаша.

Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы, Татарстан пилоты Рөстәм Фәтхетдинов "Д2-юниор" классында финишка беренче булып килгән. Шулай ук Татарстан спортчысы Артур Егоров "Супер 1600" классында беренчелекне алган. "Национальный" классында финишка беренче булып Татарстан өчен чыгыш ясаучы Мәскәү спортчысы Егор Санин килгән.

Салават Фәтхетдинов улының җиңүе турында инстаграмга язды. Инстачылар исә Фәтхетдиновлар гаиләсе белән сокланып, аларга матур теләкләр әйтеп калдырган.

Әтисе җиңүче улын кочаклап төшкән фотоны да инстаграмда күрсәтте.


"Миндәге горурлыкны бөтен әтиләргә дә насыйп итсен иде", - дип язган җырчы.

Ул Рөстәмнең җиңү педъесталында төшкән видеосын да инстаграмга куйды.

Мой маленький чемпион

Публикация от Салават Закиевич Фатхутдинов (@salavat_fatkhutdinov_official)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100