Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов тавис кошларын да татарчага өйрәткән - видео

Салават Фәтхетдинов тавис кошларын да татарчага өйрәткән - видео

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов тавис кошларын да татарчага өйрәткән - видео
Салават Фәтхетдинов инстаграмдагы сәхифәсендә рамазан ае башлану белән котлый. "Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын. матурлык, батырлык, яхшы эшләр эшләп. Яхшы кешеләр белән генә аралашып яшәргә насыйп булсын", - ди җырчы. 

Шушы язма янындагы видеода ул үзенең тавис кошларын күрсәтә. Ул кошларга татарча эндәшә. "Монда борылыгыз әле", дип сөйләнә. Шуннан соң бу кошлар матур гына Салават Фәтхетдиновның камерасына таба борылып басалар. Хуҗа кеше исә мактавын дә кызганмый, "ай, молодец, ай, молодец", дип тора. 

Инстачылар бертавыштан тавис кошларын ошаткан. "Салават абый, молодец та инде. Кеше белән дә, хайваннар белән дә уртак тел табып яши. Җанына шулай рәхәт, яшәүдән тәм табып яши. Хәйран калырсың, кошлары да аңлап тора бит. Без кешеләргә генә түгел, Салават абый хайваннарга да бик кирәк", диләр. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100