Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов һәм Данир Сабировны пижамадан юбилей уздырган дип тәнкыйтьлиләр

Салават Фәтхетдинов дустының юбилеен уздырган.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов һәм Данир Сабировны пижамадан юбилей уздырган дип тәнкыйтьлиләр

Данир Сабиров чираттагы кызыклы видеоны инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. "Ядъкәр абыйның кичә узган 60 яшьлек юбилеенда", дип язган ул.

Кадрлардан күренгәнчә, бәйрәмдә Салават Фәтхетдинов та бар. Юбилей җырчының йортында узган булса кирәк. "Салават Зәкиевич: „Әллә кайда йөргәнче, бөтен туганнарыңны миңа чакыр, бергәләп бәйрәм итәрбез“, — дигән. Ядъкәр абый Салават абыйда 17 ел эшли. Шушындый дуслыкка мин сокланам һәм үрнәк алам", — дип яза Данир Сабиров.

Видеода Салават Фәтхетдинов һәм Данир Сабиров бергәләп җырлый. Алар җиңелчә генә киенгән. Инстачылар исә "нигә пижамадан" дип төрттереп алганнар, "костюм кияргә иде" дип киңәш итәләр. "Пижамная вечеринка" дип тә тәнкыйтьлиләр.

Күпчелеге исә котлау һәм мактау сүзләре язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100