Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабан туенда кәләшләр ярышында кызлар балчыкта пычранып беткән - фото

"Кәләшләрнең акылсыз узышы" дигән ярышта туй күлмәге кигән кызлар катнашкан.

news_top_970_100
Сабан туенда кәләшләр ярышында кызлар балчыкта пычранып беткән - фото
Уфада "Первушино" кече авиация аэродромында эшмәкәрләр Сабан туе булган. Биредә ак күлмәкле кәләшләр ярышы оештырганнар. Бу турыда инстаграмда ufa_rb акаунтында хәбәр иттеләр.

"Кәләшләрнең акылсыз узышы" дигән ярышта туй күлмәге кигән кызлар балчыкка пычранып, егылышып беткән. Кәләшләр танк астыннан үрмәләп чыккан, пычрак су җыелган күлләвекләр аша узган.

Инстачылар бу ярышның мәгънәсен тапмый гаҗәпләнгән. Ак күлмәкләрне кызганганнар. 

Ярышны карап, күңел ачучылар "үзләре дә күңел ачкан, башкаларның да кәефләрен күтәргәннәр", дип язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100