Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Сәхнәгә аерым чыгарга телим” - Эльмира Сөләйманова белән Рамил Галимҗанов дуэты таркала

Соңгы арада җырчы Эльмира Сөләйманова Рамил Галимҗанов белән дуэтлар башкара, тамашачы да аларны сәхнәдә бергә күреп ияләнде. Аларның “Сөям”, “Димәк мин яшим синдә” җырлары тиз арада үз тыңлаучысын тапты. Тик Рамил Галимҗанов “Интертат”ка сәхнәгә аерым чыгарга теләвен әйтте. Ни өчен иҗади дуслык кыска гомерле булган соң?  

news_top_970_100
“Сәхнәгә аерым чыгарга телим” - Эльмира Сөләйманова белән Рамил Галимҗанов дуэты таркала

Рамил Галимҗанов белән сәхнә артында аралаштык. “Түзмичә булмый, кемнәр сыналмый. Сынауларсыз бу тормыш бармый...” – дип моңлана иде ул.

- Рамил, Эльмира белән дуэт җырлыйсызмы? – дип сорадым аннан.

- Юк, үзем генә “Түзмичә булмый” җырын башкарам. Эльмира белән сүзгә килмәдек, алга таба да дуслыгыбыз дәвам итәчәк. Матур җырлар да яздырырбыз, ләкин концерт-кичәләрдә аерым чыгыш ясарга уйладык. Бу минем теләгем булды. Хәзер сәхнәгә аерым чыгарга телим, шуңа күрә тиздән тамашачы каршына Эльмирадан башка гына чыга башлыйм. Күптәннән үземнең cольный концертларымны оештырырга хыяллана идем, яңа программа әзерлим.



- Эльмира каршы булмадымы соң?

- Мин аның концертларында һәрвакыт кунак буларак кына чыгыш ясадым, икебезнең арада килешү төзү булмады. Эльмира китүемә каршы килмәде, ләкин җибәрергә дә теләмәде. Аның минем белән алга таба да эшләргә теләге бар иде. Тик нишлисең инде, сәхнәгә аерым чыгасым килә. Гел бертөрле әйбер туйдыра, шуңа күрә башка юнәлештә эшләп карарга телим.

  • 27 октябрь көнне “Пирамида” концертлар залында “Җанлы концерт” тамашасы узды. Чарада Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.



- Аның уңышы өчен чын күңелдән шатланам, чөнки ул аңа лаек. Без ике елдан артык Татарстан буенча концертлар куеп йөрдек, тамашачы аны ярата һәм һәрвакыт көчле алкышлар белән каршы ала. Эльмира - бик гади кеше, аңа карата хөрмәтем зур. Мине сәхнәгә алып чыкты, шуңа күрә рәхмәттән башка сүзем юк, - диде Рамил Галимҗанов.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100