Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинга, гаебен төзәтмәсә, концерт белән бүтән килмәскә кушканнар

Ришат Төхвәтуллинның Төмәндәге тугры тамашачысы җырчыга өйләнергә куша. "Өйләнмәсә, концертка килеп йөрмә", - ди өлкән яшьтәге ханым.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинга, гаебен төзәтмәсә, концерт белән бүтән килмәскә кушканнар
"Нишләргә?" - дип сораган укучыларыннан Ришат.
Күпчелек укучылар, әбинең сүзләрен хуплап, Ришатка өйләнергә киңәш итә.

"Ришат, онытырга мине тырышма дигән клипта төшкән кызга гына өйлән, сез бик пар килгәнсез", - дип киңәш иткән бер укучы.

"Соңгы постларыңда сүз сөрешең гел өйләнү бит әле синең. Тиктомалга гына түгел инде бу. Ну өйләнсәң, ике республиканың да сиңа өметләнгән кызларын ятим калдырасың инде, Ришат. Әҗәл сәгате авыша, тик никах сәгате авышмый, диләр. Шулай булгач, Ходайдан вакыты җитсә, сизми дә калырсың әле камыт киеп, тәртә арасына кергәнне".

Бер кыз исә үз кандидатурасын тәкъдим иткән. "Үз кандидатурамны тәкъдим итәм". "Әйдә күрешик, бәлки мин синең җан кисәгеңдер", - дип яза ике кыз.

"Өйләнмә әле, дөньяның тәмен татып, рәхәтләнеп үзең генә яшә халыкны сөендереп", - дигән киңәш бирүчеләр дә бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100