Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Ратникова сувенир кибетендә зур күкрәкле курчаклар күргән

Римма Ратникова сувенир кибетендә зур күкрәкле курчаклар күргән

news_top_970_100
Римма Ратникова сувенир кибетендә зур күкрәкле курчаклар күргән
Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова инстаграмында кызык сувенирлар фотосы белән уртаклашкан.

Бик зур, күлмәктән менә-менә чыгам дип торган күкрәкле курчакларга татар киемен киерткәннәр һәм күлмәк итәкләренә "Казаннан сәлам" дип язганнар.

"Сезгә мондый сувенирлар ошыймы? Үзем күрмәдем, дуслар Кремльдә сатыла дип җибәрделәр", - дип язган Римма Ратникова.

Курчакларның үзенә ничек тәэсир иткәнен ул язмаган. Инстадашларының фикерен генә сораган. 

"Юк, ошамый. Мондый әйберләрне сатуга чыгарырга ярамый", "Бу нәрсә, бездән көлүме? Татар кызлары алай йөрми", "Бик тә прикольно", "Үзебезнең артистларга охшаган", - дигән фикерләр калдырганнар Ратникованың инстадашлары.

Ә сезгә ошыймы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100