Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов үзен “скелет” дип үртәүчеләргә җавап бирде

Рифат Зарипов үзен “скелет” дип үртәүчеләргә җавап бирде

news_top_970_100
Рифат Зарипов үзен “скелет” дип үртәүчеләргә җавап бирде
“Интертат”ның махсус проекты “Илгиз ил гизә”нең яңа чыгарылышында җырчылар яңалыклары белән уртаклаша. Видеода Рифат Зарипов та бар. Җырчы алтын белән чигелгән скелет төшкән спорт костюмы кигән. Журналистның бу кием турында соравына: “Хәзер бөтен җырчы үз лейблын булдыра бит. Грейның да, Тямайның да, Ришатның да үз лейблы бар. Миннән гел “скелет” дип көләләр иде, менә мин дә үз лейблымны булдырдым. Бу костюмны шуңа кидем”, - дип җавап бирә Рифат Зарипов.  
  
Әлбәттә, бу - шаярту. Чынлыкта, җырчының костюмы “Philipp Plein” брендыныкы. Бу брендның бер футболкасы гына да 40 мең сум тора. Рифат костюмның оригиналын кигәнме, әллә базардан гына сатып алганмы - монысы билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100