Раяз Фасихов: "Укытучылар, әти-әниләренең кем булуына карап, укучыларны аермасын иде"

7 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Раяз Фасиховның "Instagram" аккаунты: https://www.instagram.com/rayazfasikhov/?hl=ru
"Җырчы баласы булгач, укучыга карата башка мөнәсәбәт булырга тиеш дигән әйбер белән килешмим. Безнең мәктәптә бу типтагы күренеш юк та. Балаларым укыган мәктәптә Илназ Бахның улы да укый. Укытучыларда безнең балаларыбызга карата башка караш булырга тиеш түгел. Аларга да имтихан бирергә кирәк бит, шуңа күрә диктантларын да язалар, контроль эшләрен дә эшлиләр", - ди Раяз.

 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Rayaz (@rayazfasikhov)


Түрәләрнең, җитәкчеләрнең балаларына "поблажка" дигән әйбер бар микән, сорыйк әле.

"Түрәләр үзләренең балаларын каядыр бер тирәдәрәк укыталар. Андагы укытучылар ияләшеп беткәннәрдер дә. "Бу моның баласы, тегесе тегенең баласы", - диләрдер. 

Укытучылар үзләренең максатларын онытмасыннар иде. Аларның төп максатлары - белем бирү. Бу максатны үтәгәндә, әти-әниләрнең кем булуына карарга кирәкми. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның улы укыган гимназиядә дә булганым бар. Әлеге гимназиядә түрәләрнең дә балалары укый. Әлбәттә, анда укыту системасы башкарактыр", - дип сөйләде җырчы.


Раязның кызы Венера да, улы Рамазан да сәләтле балалар. Кайвакыт балалар төрле чараларда чыгыш ясыйлар, бәйгеләрдә катнашалар. "Әгәр дә балаларыма берәр җирдә чыгыш ясарга кирәк икән, укытучылар аңлыйлар. Үзем дә укучы булганга төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашканда, дәресләрне калдырырга туры килә иде. Бәйгеләрдә катнашканда, балаларым Фасихов фамилиясе белән чыгыш ясыйлар. Җырчы балалары булу аларга җаваплылык өсти. "Минем балама урын бирегез әле", - дип сорап та йөрмим, кирәк тә түгел. Кыскасы, укытучылар укучыларны аерырга тиеш түгел. Шуны әйтеп китәргә кирәк: мәктәптә чаралар үткәрелсә, оештыручылар җырларга чакырсалар, баш тартмыйм, килеп җырлыйм", - ди Раяз.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла