Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Радик та, Ришат та түгел": Гөлназ Асаева инде бер ел башка егет белән йөри

Җырчы тискәре комментарийлар сорап язган.

news_top_970_100
"Радик та, Ришат та түгел": Гөлназ Асаева инде бер ел башка егет белән йөри

Җырчы Гөлназ Асаева инстаграмга чираттагы фотосын куйды. Аклы-каралы фотода Гөлназ күзләрен зур итеп ачып, иреннәрен бөрештереп сурәт ясаган. Янында бер егет утырып тора.

«Әй, шул нәрсәне, матур итеп фотога төшеп булмый микән, ужас, кыз кешегә бер дә килешми», дигән комментлар көтәм сезнең тарафтан. Хәлләрегез яхшыдыр бит? Бу эш, уку белән сезнең белән аралашырга да вакыт юк», дип яза Гөлназ.

Инстачылар егетнең исемен Альберт, үзе эшмәкәр дип язалар. Гөлназ аның белән очрашып йөри дип фаразлыйлар. «Алар күптән бергә инде. Бер ел, тәгаен! Гөлназ „егетем юк“ дип баш катырып кына йөри. Радик та, Ришат та түгел. Нәкъ менә шушы егет аныкы», дип язалар.

Гаепләп язучылар табылган. «Матур итеп елмаеп булмый мыни», «Үзе матур кешегә ничек кыланса да ярый», «Абау, бер дә килешми», дип Гөлназ сораган тискәре комментларны язып калдырганнар.

Тик күпчелеге «Сезне нинди генә кыяфәттә дә яратабыз», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100