Рөстәм Закиров клипларны телевизордан күрсәтү өчен акча түләтү белән риза түгел

10 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Марат МӨБАРӘКШИН
Фото: Фото Рамил Гали
Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Закиров, “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, бүгенге татар шоу-бизнесының кайбер кагыйдәләренә канәгатьсезлек белдерде.  

- Телевидениедән шалтыраталар да, Рөстәм, клипларыгызны арзан гына бәядән "әйләндерү" мөмкинлеге бар, диләр. Көнгә биш тапкыр чыга инде ул - өчесе төнлә “Манзара” тапшыруында, берсе иртә белән, берсе көндез күрсәтелә. Син клип төшерәсең, аны алып киләсең, шуны күрсәтү өчен дә акча сорыйлар бит хәзер! - дип борчыла Рөстәм Закиров.

- Элек Илһам абый Шакировка, җырлаган өчен, хөкүмәт кырык тиен акча түләгән. Ә хәзер җырчылар, үзләренең җырларын җырлату өчен, акча алып килеп бирәләр. Бер радио бер егеткә, 9 млн сум бирсәң, ике ел эчендә кеше итәбез дигән шарт куйган, - дип тә сөйләде җырчы.  



  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла