Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Гайзуллин Татарстанның атказанган артисты булды

Тинчурин театры актеры, күпчелек тамашачыга “Болгар радио”сының “Чәкчәкшоу”, “Иртәнге чәй” тапшырулары аша якын Рөстәм Гайзуллин Татарстанның атказанган артисты булды.

news_top_970_100
Рөстәм Гайзуллин Татарстанның атказанган артисты булды
– Кичә генә билгеле булды, кичә генә хәбәр иттеләр. Көтелгәнме дип? Булыр кебек сыман тоела иде. Әмма ничек кенә булса да, эмоцияләр ташый. Гомеремдә дә кичермәгән хисләр кичердем, каушап беттем, йөрәкләр кага. Бик сирәк кичерә торган тойгы-кичерешләр бу, Аллага шөкер!

Әлегә документларга  имза гына куелган. "Атказанган"нның таныклыгын да, медален дә кулыма тоттырмадылар әле, - диде Рөстәм Гайзуллин “Татар-информ”га.

Рөстәм Гайзуллинны мәртәбәле исем алуы белән без дә котлыйбыз! Дәртле иҗат, нык сәламәтлек телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100