Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшит Сабиров "Yзгәреш җиле" турында шигырь укый: Чикерткәләр алып килде сыман, сәхнәбезгә бүген үзгәреш...

Видеоларны танылган композитор Рөстәм Сәрвәров үзенең инстаграм аккунтына урнаштырган.

news_top_970_100
Рәшит Сабиров "Yзгәреш җиле" турында шигырь укый: Чикерткәләр алып килде сыман, сәхнәбезгә бүген үзгәреш...
"Yзгәреш җиле" ул нәрсә? Татар җырларын үзгәртү, татар җырларын Европа дәрәҗәсенә җиткерү өчен бирелгән миллионнар. Ләкин татарның ата-бабаларыбыздан килгән җырларын бозмаска иде, аларга кагылмаска иде. Ул бит милләтнең җаны. Безнең каннарыбызда, геннарыбызда ага ул моңнар. Нәрсә бирде соң ул безгә "Үзгәреш җиле"? Менә шул уңайдан күренекле җырчы һәм шагыйрь Георгий Ибушев "Үзгәреш" дигән шигырь язды", - дип сөйләде һәм шигырьне укыды Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров.

"Үзгәреш җиле"

Георгий Ибушев

Бәгырькәем, сине кимгә куеп,
Үзгәртергә кирәк таптылар.
“Без – яңача, европача”,- диеп –
Барабаннар доң-доң кактылар.

Син еладың, сикереп биегәндә
Таптый-таптый чиста җаныңны,
Танымыйча гасырлардан килгән
Моңың ташып торган назыңны.

Йолкыдылар, үзгәрттеләр сине,
Мин еладым сиңа кушылып,
Тозсыз, моңсыз, мескен тавышларны
Тыңлый алмый эчемнән сызып.

Балкый сәхнә, төрле төстә утлар,
Ыгы-зыгы, матур бизәлеш...
Чикерткәләр алып килде сыман,
Сәхнәбезгә бүген үзгәреш.

Тик җыр гына башка - үзгә һәм ят.
Чиста моңың кайда татарым?
Европаның бу чикерткә туе
Үзендә дә бар бит соң аның!

Без аларга “Карурман”нар белән,
“Сандугачлар” белән кадерле,
Үз кадереңне үзең белмәгәндә,
Әйт, кем белер синең кадерне?









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100