Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина әтисен күрсәтте

Рәфинә Ганиуллина әтисен күрсәтте

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина әтисен күрсәтте
Җырчы Рәфинә Ганиуллина әтисенең фотосын инстаграмда күрсәтте.

Күптән түгел Рәфинә икенче баласын тапты. Оныгын күрергә Рәфинәнең әтисе килгән. 

Билгеле булганча, Рәфинәне һәм аның дүрт сеңлесен әнисе Зөлфия апа берүзе үстергән. Бу хакта Рәфинәнең күп тапкырлар интервьюларында әйткәне бар. Әтисенең биш балалы гаиләсен ташлап чыгып киткәненә егерме елдан артык икән инде. Гаилә таркалуның сәбәбе әтисенең эчкечелеге булган, шуның аркасында ул алимент та түләмәгән, балаларын да карашмаган. Рәфинә кияүгә чыкканда әтисен хәтта туена чакырмаган. 

Сүз уңаеннан, Рәфинәнең "Ялгыз хатын" җыры әнисенә багышланган. 

Шулай да оныгын күрергә килгән әтисе турында Рәфинә ачуланып язмаган. "Оныкны күрергә әти килгән, кияү егете кебек, әйеме?" - дип сорау биргән ул инстаграмында.



Әле ул фотода әтисе әнисен кочаклап төшкән. Фотоны күргән кешеләр "Ә бәлки, кушылырлар?.." дип тә уйлап куйгандыр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100