Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфинә Ганиуллина: "Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була"

Рәфинә Ганиуллина: "Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була"

news_top_970_100
Рәфинә Ганиуллина: "Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була"
Җырчы Рәфинә Ганиуллина гаиләне саклап калу өчен бәрәңге пешерүдән баш тартуы хакында язган.

"Яши-яши гаиләне, мәхәббәтне ничек саклап калырга икән дип еш уйлана башлыйсың икән ул. Гел нинди дә булса юлларын, ысулларын эзлисең.

Беркөнне гөмбә белэн бәрәңге кыздырдым.

Иң элек кызган майлы табага суган бн гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге «җипфәрдем». Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк, өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләрееее...

Рәзил табасы белән бөкләде дә куйды. Берзаман эче авырта башлады. 

- Ник күрмәгәндәй ашадың соң? - дим. 
 
- Тәмле итеп пешермә идең, үзең гаепле, - ди!

Башланды инде! 
 
Юктан чыга бит ызгыш!

Сездә дә шулайдыр инде ул?

- Ярар инде, упкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңның кабарганын гына курәсем килгән иде, ди...

Тәмам ачуым чыкты.

Ə минем, дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, күбәләк канатлары шикелле җилпенә башлый. 
 
Шуннан?

Шуннан бирле бутән бәрәңге кыздырганым юк!

Ни гаҗәп - талашкан да юк!

Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ул. 
 
Ярар, бүген тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!!!" 

Бу кызыклы вакыйга укучыларына бик ошаган. Рәфинәгә хикәяләр яза башларга тәкъдим итәләр. 

"Сау сәламәт сабый алып кайт!"

"Бу юлы борычын, тозын күп итеп сал, сиңа ныграк гашыйк була барам дип аңлатырсың".

"Шәп, кызыклы язасың!"

"Иии, мондый гына ачуланышу-ачуланышу түгел әле ул, кызык кына, мин моны ашамыйм дип башына каплаучылар да бар".

"Эче китте мәллә?" - дип кызыксынган бер укучы. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Яши-яши гаиләне, мәхәббәтне ничек саклап калырга икән дип еш уйлана башлыйсың икән ул. Гел нинди дә булса юлларын, ысулларын эзлисең. Беркөнне гөмбә белэн бәрәңге кыздырдым. Иң элек кызган майлы табага суган бн гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге «җипфәрдем». Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк, өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләрееее Рәзил, табасы белән бөкләде дә куйды. Берзаман, эче авырта башлады. - Ник күрмәгәндәй ашадың соң? - дим? - Тәмле итеп пешермә идең, узең гаепле, - ди! Башланды инде! Юктан чыга бит ызгыш! Сездә дә шулайдыр инде ул? - Ярар инде, упкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңның кабарганын гына курәсем килгән иде, ди... Тәмам ачуым чыкты  Ə минем дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, күбәләк канатлары шикелле җилпенә башлый. Шуннан? Шуннан бирле бутән бәрәңге кыздырганым юк! Ни гаҗәп - талашкан да юк! Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ууул  Ярар, бүген тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!!! #рафинаганиуллина #разилькамалов #семья #истинагдеторядом

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100