Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Лукашенко белән чаңгы шуган - видео

Путин Лукашенко белән чаңгы шуган - видео

news_top_970_100
Путин Лукашенко белән чаңгы шуган - видео
Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Белоруссия башлыгы Александр Лукашенко Сочида бергәләп чаңгы шуганнар.

Лидерлар башта озак кына сөйләшкәннәр, аннан соң, тәнәфес ясап, тау чаңгысы трассасына килгәннәр. Алар белән Лукашенконың улы Николай да булган. Ике президент бер сәгать чамаcы чаңгы шуганнар. 

Хәзер тауларда кар күп һәм һава температурасы җылы, биш градус тирәсе, дип яза ТАСС.


Путин белән Лукашенконың тау чаңгысы костюмнарыннан трассага килүе бу вакытта чаңгы шуып йөргән туристларны гаҗәпләндергән. Президентлар килә дип, чаңгы трассасын япмаганнар. Алар халык белән бергә шуган.


Батыраеп, туристлар Путиннан чаңгы трассасының сыйфаты турында фикерен сораганнар. "Нормаль", - дигән Путин.

Бер турист президентларны көннең икенче яртысында килүе өчен шелтәләп тә алган, иртән кар яхшырак иде дигән. "Иртән без эшләп алдык", - дигән Путин.


"Тактада да шуганыгыз бармы соң?" - дип сораганнар Путиннан. "Юк, бәлки икенче юлы шуармын. Чаңгы затлырак", - дигән президент.


Чаңгы шуганнан соң Путин белән Лукашенко яңадан эшкә керешкәннәр һәм сөйләшүләрен дәвам иткәннәр.

Россия лидеры тау чаңгысы белән күптән мавыга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100