Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин фамилияле укучы БДИдан 300 балл җыйган

Путин фамилияле укучы БДИдан 300 балл җыйган

news_top_970_100
Путин фамилияле укучы БДИдан 300 балл җыйган
Томск өлкәсендәге ябык Северский шәһәрендә "Северская гимназия" укучысы Александр Путин өч бердәм дәүләт имтиханыннан 300 балл җыйган. Ул физика, математика, рус теле имтиханнарын 100әр баллга биргән. Хәзер Александр МФТИга укырга керергә җыена. Бу турыда РИА Томск хәбәр итте.

Мәктәп директоры Ирина Мирошникова Александрны мактап сөйли. "Александр һәрвакыт яхшы укыды. Ул отличник булды. Төгәл фәннәр белән кызыксына. Физика, математика, рус теле, ОБЖ олимпиадаларында катнаша иде. Бик киң кырлы бала. Полиатлон буенча спорт мастерына кандидат, музыкант. МФТИга укырга керергә җыена", - дигән ул.

Сыйныфташлар аның фамилиясе турында гел шаярткан. "Ләкин ул бик тыйнак бала, эшчән, беркайчан да фамилиясе белән масаймады. Аның турында "Безнең Путин", дип шаярталар", - дип сөйли мәктәп директоры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100