news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Путин Австриягә туйга бара

Матбугат чараларында чыккан әлеге хәбәрне Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков раслады.

news_top
Путин Австриягә туйга бара
Россия Президенты Владимир Путин 18 августта Австрия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Карин Кнайсль туена бара. Дмитрий Песков раслаган хәбәрне РИА Новости язды.

"Әйе, Берлинга барышлый, туйга да кереп чыгачак", дигән Песков.

18 августта Владимир Путин Берлинда Ангела Меркель белән очраша. Шулай итеп, Берлинга бару сәбәпле, Путинның Венага туйга бару мөмкинлеге дә килеп чыккан.

Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков Путинга туйга чакыруны Венада сәфәре вакытында бирделәр дип сөйләгән. 5 июльдә Путин Австриядә булды. Анда ул Австрия коллегасы Александер Ван дер Беллен һәм канцлер Себастьян Курц белән күрешкән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар