Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Протезда йөрергә өйрәнүче Рөстәм Нәбиев: "Кызым белән кулга-кул тотынышып, парктан әйләнәсем килә"

Протезда йөрергә өйрәнүче Рөстәм Нәбиев: "Кызым белән кулга-кул тотынышып, парктан әйләнәсем килә"

news_top_970_100
Протезда йөрергә өйрәнүче Рөстәм Нәбиев: "Кызым белән кулга-кул тотынышып, парктан әйләнәсем килә"
  • Башкортстанның Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиев 2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләре карамагындагы дүрт катлы казарманың түшәме җимерелгәндә хәрәбәләр астында калып, ике аягын югалта.
Фаҗигале төстә саулыгын җуеп, зур сынаулар узган һәм сынмаган егет Рөстәм Нәбиев бүген Паралимпия уенчысы, танылган спортчы һәм инстаблогер. Армиягә киткәндә Рөстәмнең сөйгән кызы Индира була. Индира Рөстәмне фаҗигадән соң да ташламый, аны терелтүгә күп көч куя. Бераздан алар гаилә кора. Яшь гаилә инстаграмга мәхәббәт тулы фотоларын даими кертеп бара, аларга сокланучылар байтак. Рөстәм белән Индираның кызы да үсеп килә.

Рөстәм кызы белән төшкән фотоларны инстаграмына күп куя. Кызын чиксез яратуы сизелә.

"Бүген беренче мәртәбә протезларда бер култык таягы белән йөреп карадым", - дип язган Рөстәм. Һәм бик зур хыялын да әйткән: "Кызым белән кулга-кул тотынышып, парктан әйләнәсем килә".

"Болай йөрү бик авыр икән, дип әйтәсем килә. Йөрешем сыйфатсыз, чөнки ботым кыска, ныклы таяныч юк. Ныклы адымнар атларга көчем җитми. 

Хәер, бу әлегә минем беренче тәҗрибәм. Мин камилләшәчәкмен.

Хыяллану ул ярты эш, әле ул чынга ашсын өчен тырышырга, күп эшләргә кирәк.

Джейн Остин әйткән бит: кайвакыт бәхет өчен үз-үзең белән көрәшергә туры килә", - дип язган Рөстәм Нәбиев. 

Цель: гулять вместе с дочкой, взявшись за ручки ⠀ Сегодня первый раз пошёл на протезах с одним костылем. ⠀ Со стороны, да и вообще по своим ощущениям скажу, что очень тяжело. Некачественная походка, связанная с короткими культями и отсутствием надежной опоры. Не хватает силы ног, рычага, чтобы сделать большие и уверенные шаги. Неуверенность придавал еще гололёд. Ну, это мой первый опыт, поэтому, конечно же, я его буду усовершенствовать. ⠀ Мечтаю, что, когда нибудь, будем гулять с дочкой по парку, взявшись за ручки ⠀ Но мечтать это только пол дела, нужно работать и приложить максимум усилий, чтобы это стало реальностью Ведь, как сказала Джейн Остин: - Порой, за счастье нужно бороться даже с самим собой! ⠀ Р.s. Пока снега нет, стараюсь ходить почаще, потом на протезах зимой, на улицу, уже не выйду. Буду ходить только по беговой дорожке.

Публикация от Рустам (@rustam_nabiev92)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100